Дамир Натфуллин, Дамир Данил улы Натфуллин (1982 елның 20 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – мәдәният эшлеклесе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры (2026 елның октябреннән). Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары (2018—2026). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2024).
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 20 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы 2001-2004 елларда – 3 нче Казан икмәк заводы ААҖ төнге икмәк кабул итүче;
2004-2005 елларда – Биектау районы Константиновка урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
2005 елда – Казан шәһәре администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең әйдәп баручы белгече;
2006-2011 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлегендә: 1нче категорияле белгече, 1нче разрядлы белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы киңәшче;
2011-2012 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, Татарстан Республикасы Музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлеге башлыгы;
2013-2018 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы;
2018 елның 24 сентябреннән – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
2026 елның октябреннән ― ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директорыЭльвира Самигуллина, Альфред Мухаметрахимов, Ева Малиновская. «Наверное, общественность все-таки должна знать, за какие «грехи» меняют руководителей». Бизнес-Онлайн, 22.09.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Почет грамотасы 2013 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты 2019 – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатыНатфуллин Дамир Данилович. Реальное время 2024 – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәреНа итоговой коллегии Министерства культуры Республики Татарстан наградили государственными наградами Российской Федерации и Республики Татарстан. Министерство культуры Республики Татарстан, 25.01.2024 Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Айгөл, ике баласы: кызлары Ясмин (2009) natfulin. vk.com. Искәрмәләр
Сылтамалар Натфуллин Дамир Данилович. Министерство культуры Республики Татарстан natfulin. vk.com
Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстан мәдәнияте эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Шәхесләр:ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее