Мансур Хәйретдинов, Мансур Кәмәртдин улы Хәйретдинов (1958 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Аллабирде) ― сәүдә-хуҗалык эшлеклесе, 2005-2008 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының (1993) һәм Россия Федерациясенең (1996) атказанган сәүдә хезмәткәре. Икътисад фәннәре кандидаты (2004).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 2 февралендә Татарстан АССР Тәтеш районы Аллабирде авылында туган. Аллабирде башлангыч (1965-1968), Олы Әтрәч урта (1969-1975) мәктәпләрендә укыган. 1976-1978 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Казан кооператив техникумында «Кооператив сәүдәне оештыручы» белгечлеге алган (1981). Югары белемгә ия: 1986 елда читтән торып Халыклар Дуслыгы орденлы Мәскәү кооператив институтын (2006 елдан Россия кооператив университеты Российский университет кооперации. Об институте) «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2004 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында «Агросәнәгать комплексында конкурентлык мөнәсәбәтләрен үстерү шартлары һәм факторлары» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе икътисад фәннәре докторы профессор А. Ш. Хәсәнова)Диссертация на тему «Предпосылки и факторы развития конкурентных отношений в агропромышленном комплексе».
Хезмәт юлы 1978 елның 28 июненнән 30 августка кадәр Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) йөк төяүче булып эшләгән.
1981 елда Тәтеш райпосының Чинчурино ваклап сату предприятиесе директоры итеп билгеләнә.
1983-1986 елларда Тәтеш райпосының район хәзерләүләр конторасы директоры.
1986 елның декабрендә Тәтеш райпосының идарә рәисе итеп сайлана.
2005 елның 16 июненнәнО назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан 2008 елның 16 октябренә кадәр – Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.
2009 елның 29 сентябреннән Азнакай райпосы советы рәисеАзнакаевское Районное Потребительское Общество Азнакаево (ИНН 1602002800), «Азнакай азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ директорыПоздравляем с Днем рождения! «Маяк», 1.02.2016 булып эшли.
Азнакай районында дистәдән артык оешманы һәм ҖЧҖ, шул исәптән «Ак чишмә» ҖЧҖ, «Лачын» ҖЧҖ, «Чалпы» ҖЧҖ, «Сарлы» ҖЧҖ һ. б. оештыручысы һәм директоры булып тора Хайрутдинов Мансур Камартдинович - ИНН 164301500510 Бизнесмен Хайрутдинов Мансур Камартдинович: предприниматель и учредитель, генеральный директор.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 ― ТР атказанган сәүдә хезмәткәре 1996 ― РФ атказанган сәүдә хезмәткәре 2009 ― «Россия кулланучылар кооперациясе үсешенә өлеш керткән өчен» ордены
Искәрмәләр
Әдәбият Хайрутдинов Мансур Камартдинович / Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 16нчы бит
Сылтамалар О назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан. «Республика Татарстан», 17.06.2005
Төркем:Район башлыклары Төркем:Казан кооператив техникумын тәмамлаучылар Төркем:Россия кооперация университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәрләре Төркем:Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәрләре Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары