Тубыл () — Россия шәһәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVII–XIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.

Тарих

1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.Тубыл шәһәре 425 еллыгын билгеләде

География Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртешка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.

Тубылдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Салехард ~ 1771 кмХанты-Мансийск ~ 415 кмТүбән Варта ~ 795 кмСоргыт ~ 562 кмПермь ~ 982 км150px|center|Җилләр розасыТум ~ 1358 кмЕкатеринбург ~ 536 кмЧиләбе ~ 621 кмТөмән ~ 246 кмКурган ~ 414 кмОмск ~ 480 км Климат Уртача еллык температура — 0,9 °C Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%

Тубылда татар мәгарифе thumb|left|250px|Тубылдагы татар бистәсенең күренеше. Уртасында татар мәчете. 1912 елдагы С. М. Прокудин-Горскийның фотосүрәте. 1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.

1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.

Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.

Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.Төмән җирендә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү тарихыннан

Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=732 1913http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/tobolsk/index.html 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 16 362~16 100 29 544 ~24 500 ~18 200 ~23 500 ~32 200 36 484 49 260 61 969 94 143 92 880 99 698

Милли состав: руслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).

Танылган шәхесләр Шәһәрдә бөек химик Дмитрий Менделеев туган. 1846 елда сөргендәге декабрист язучы Вилһелм Кюхельбекер вафат була, шушында җирләнә. Габдулла Кадыйров, Дан орденының тулы кавалеры. Алексей Хованский (1916―1996), математика, эсперанто белгече һәм полиглот.

Искәрмәләр

Сылтамалар http://etobolsk.ru/

Төркем:Төмән өлкәсе шәһәрләре Төркем:Төмән өлкәсе район үзәкләре Төркем:Тубыл