Ферми — Дирак бүленеше яки Ферми — Дирак статистикасы (tat.lat. Fermi — Dirak büleneşe)- ярым бөтен спин белән бертигез кисәкчәләр энергия биеклеге буйлап термодинамик тигезләнештә бүленеше. Ярым бөтен спинлы кисәкчәләр фермион дип исемләнә, мәсәлән: электрон (1/2 спин), протон (1/2 спин) һәм бүтән. Фермионнар Паули мәсләгенә буйсыналар: ике һәм күбрәк фермион (ярым бөтен спин белән кисәкчек) бер квант халәттә була алмый.

Ферми — Дирак бүленеше 1926 елда итальян галим Энрико Ферми һәм инглиз физигы Поль Дирак тарафыннан тәкъдим ителгән.

Ферми — Дирак һәм Бозе — Эйнштейн бүленешләре квант күренешләрен исәпкә ала. Квант тәэсире (N/V) ≥ nq тупланышында барлыкка килә. nq — квант тупланыш: кисәкчәләр арасында ераклыгы кисәкчәләр Де-Бройль дулкыны озынлыгына тигез.

Ферми — Дирак бүленеше әлеге квант дәрәҗәсендә фермион булуының ихтималлыгын тасвирлый.

Уртача кисәкчәләр саны энергиясе белән :

— хәлендә урта кисәкчәләр саны, — - хәленең энергиясе, — -хәленең бозылуы (-энергиясе белән халәтләр саны), — химик потенциал (нуль теспературасында - Ферми дәрманына тигез), — Больцман даимие, — абсолют температура

Идеаль ферми-газда түбән температурасында . Бу очракта (энергия дәрәҗәләре тәлгәшләнмәгән очракта) бүленеш функциясе - Ферми - функциясе дип исемләнә:

Температураның йогынтысы Химик потенциал температурага бәйле. Әгәр системаның температурасы - Ферми температурасыннан түбәнрәк булса якынчалык кулланыла:

Чынлыкта:

Кулланыш Ферми — Дирак бүленеше электр үткәрүчәнлеген, Ферми өслеген тасвирлый.

Моны да карагыз Бозе — Эйнштейн тупланышы Людвиг Больцман Үтә үткәрүчәнлек Гаусс бүленеше Пуассон бүленеше Максвелл — Больцман бүленеше

Әдәбият Бозе — Эйнштейна статистика // Большая советская энциклопедия: В 30 т. / Главный редактор А. М. Прохоров. — 3-е издание. — М.: Советская энциклопедия, 1970. — Т. 3. Бари — Браслет. — 640 с.

Төркем:Үткәргечләр Төркем:Математик бүленешләр Төркем:Квант механикасы Төркем:Ихтималлык теориясе Төркем:Статистик физика