Артур Невилл Чемберлен ( 1869 елның 18 марты Эджбастон, Бирмингем — 1940 елның 9 ноябрь, Рекфилд яныдагы Хекфилд) — Бөекбританиянең дәүләт эшлеклесе, Консерватив фирка, Тори фиркасе җитәкчесе.

1937-1940 елларда Бөекбританиянең 60 нчы премьер-министры. 1938 елда Адольф Гитлер, Бенито Муссолини һәм Эдуар Даладьебелән Мюнхен килешүенә кул куя. Лондонга кайткач, аэродромда ул «Мин сезгә тынычлык китердем», — дип әйтә. Ләкин бер елдан соң агрессорны тынычландыру сәясәте файдасыз булуы ачыклана: Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 1940 елның 10 маенда нык авырган Чемберлен вазифасын Гитлер белән компромиссыз сугыш алып бару сәясәте тарафдары Уинстон Черчилльгә тапшыра. Шул ук елны экс-премьер-министр вафат була.

Фотосурәтләр

Шулай ук карагыз

Төркем:Бөекбритания премьер-министрлары Төркем:Бөекбританиянең Консерватив фиркасе әгъзалары Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре