Абазалар (абаз. абаза) — абхаз-адыг халыкларына караган Кавказның иң борынгы җирле халыкларының берсе. Нигездә, Карачай-Черкес Республикасында (Абаза районы), Ставрополь краенда (Кисловодск) һәм Төркиядә яшиләр. Милли телләре булып абаза теле тора.
Гомуми мәгълүмат
Абазалар, үз — үзләрен абаза дип атый. Россия Федерациясендә халык Карачай-Черкесиянең 13 авылында яши. Шулай ук Якын Көнчыгышта диаспоралары бар.Кунижева Л. З., Смирнова Я. С. Абазины // Народы и религии мира: Энциклопедия / Гл. ред. В. А. Тишков, Редкол.: О. Ю. Артёмова, С. А. Арутюнов, А. Н. Кожановский и др.. — М.: Большая Российская Энциклопедия, 1998. — С. 19. — 928 с. — ISBN 5-85270-155-6.
Абаза теле тикшерүчесе А. Н. Генко сүзләре буенча: «Абаза термины бик борынгы, тел һәм мәдәният җәмгыяте белән берләшкән коллектив мәгънәгә ия.» Михаил Тхайцухов сүзләре буенча, абазаларның тарихи ватаны — хәзерге Абхазия территориясе.Тхайцухов Михаил Семёнович. Абазины на Северном Кавказе и в Турции (XVIII - XX вв.). — Автореферат диссертации на соискание учёной степени доктора исторических наук. — Москва: МГУ, 2005.
Абазалар лингвистик яктан абхазларга (бигрәк тә шкаруа диалекты) якын, ләкин алар шактый гына адыгэ йогынтысына дучар булалар, һәм аларның культурасында адыгэ (черкес) элементлары абхаз элементларыннан шактый өстен чыга.
Абазалар сөнни мөселманнар.
Халык саны
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча абазалар саны 56 341 кешегә җитә. Алар нигездә Карачай-Черкесиянең 13 авылында яши, һәм республикада саннары 56 341 кеше була.
Абаза диаспорасының төп өлеше Төркиядә, Мисырда һәм Якын Көнчыгыш илләрендә, Сириядә, Иорданиядә, Ливанда яши. Диаспораның төгәл саны билгеле түгел, ләкин кайбер чыганалар буенча 100 меңгә кадәр җитә. Хәер, Хөкүмәт статистикасының тулы мәгълүматлары буенча, 1858 елдан 1864 елга кадәр Төркиягә 50 мең абаза күчерелгән, ә Ватаннан китүчеләрнең гомуми саны, мөһаҗирлек процессында, 100-150 мең тирәсе булган, ләкин аларның күпчелек токымнары соңрак, төрек һәм гарәп халкы арасында гына түгел, ә адыг һәм абхазлардан килгән башка мөһаҗирләр арасында да тулысынча ассимиляцияләнеп юкка чыга.Абазины / историко-этнографический очерк. Черкесск 1989. — стр. 63, ISBN 5-7644-0269-7, 5000 экз.
Искәрмәләр
Әдәбият Анчабадзе Ю. Д., Шилакадзе М. И. (фольклор) и БРЭ (2015). Абазины // Большая российская энциклопедия : электронная версия. — 2016. — Дата обращения: 03.03.2018. Абазины // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8. Абазины // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей ; гл. ред. Р. Г. Рафиков ; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3. Архивная копия от 29 ноября 2014 на Wayback Machine Надежда Емельянова, Мусса Экзеков. Абазанский Ренессанс. Книга 1. Наперекор стихиям. — М., ИД «Граница», 2020. — 415 с., илл. Худ. О. В. Граблевская — ISBN 978-5-9933-0222-5.
Сылтамалар
В. Б. Виноградов. Средняя Кубань. Земляки и соседи. АБАЗИНЫ Абазино-Абхазская национальная сеть «Abazashta.com» Союз абазинской молодёжи «Шарпны» Международное объединение содействия развитию абазино-абхазского этноса «Алашара». Михаил Тхайцухов о самоназвании «Абаза» Надежда Емельянова, Мусса Экзеков. В СТРАНЕ АБАЗА Мусса Экзеков, Надежда Емельянова. По обе стороны Большого Кавказа. Том 1. Абазины и черкесский вопрос. Всемирный абхазо-абазинский конгресс — Мы объединяем абхазов и абазин по всему миру.
Төркем:Абхаз-адыгэ халыклары Төркем:Әлифба буенча халыклар