Майма () — карплылар гаиләсендәге вак төче су балыгы. Аурупа белән Себер сулыкларында киң таралган.

Аның озынлыгы 10-12 см, авырлыгы 15 г. Төсләре соры аллы-гөлле ялтырап тора. Тәңкәләре вак кына. Яшәвенең икенче елында җенси җитлегә. Май — июньдә су температурасы 8-12 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 0,2-2,5 мең бөртек уылдык. 5-6 ел яшиләр.

Суүсем, кортлар, бөҗәк белән туклана.

Тышкы сылтамалар Рыбы вод Украины / Гольян обыкновенный (Phoxinus phoxinus (Linnaeus, 1758)) Институт рыбного хозяйства

Әдәбият Шамил Нафиҡов. Һыу буйында балыҡсы. Берг Л. С., Рыбы пресных вод СССР и сопредельных стран, 4 изд., ч. 2, М. — Л., 1949. Н. Ф. Золотницкий «Аквариум любителя» 1885 год (Эльрице, немецкий гольян — )

Төркем:Балыклар