Василий Илья улы Лыткин (Василий Ильич Лыткин, , 27.12.1895-27.08.1981) Жеребцов И.Л., Некрасова Г.А., Дёмин В.Н. Василий Ильич Лыткин. — Сыктывкар, 1997. — 48 с. (Коми научный центр УрО РАН. Серия «Люди науки». Вып. 21.) — коми совет шагыйре, фин-угыр телләр белгече, филология фәннәре докторы. Финляндия фәннәр академиясе докторы, Коми АССР Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСР һәм Коми АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл Усть-Сысольск шәһәр училищесында һәм Тотьма укытучалар семинариясендә белем алган. 1918 елда аның беренче шигырьләр дөнья күрә. Беренче бөтендөнья сугышында һәм Россия ватандашлар сугышында катнашкан.

1925 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1927 елда Будапешт университиетында «фәлсәфә докторы» дәрәҗәсен ала.

1930—1933 елларда Мәскәү дәүләт университеты һәм 1932 елдан Коми педагогика институтында укытучы булып эшләгән.

1933 елда арестлана һәм биш елга хөкем ителә. 1956 елда тулысынча аклана.

1946 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсен ала. 1958 елдан — ССРБ язучылар берлеге әгъзасы. 1961—1971 елларда — ССРБ Фәннәр академиясе тел белеме институтында фин-угыр телләре секторының мөдире.

Әсәрләр Иң зур әсәре — ватандашлар сугышы геройларга багышланган «Баралар» (, ) поэмасы.

Александр Пушкин, Фёдор Тютчев, Шандор Петөфи, Владимир Маяковский, Демьян Бедный, Корней Чуковский әсәрләрен коми теленә тәрҗемә иткән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Лыткин Василий Ильич

Төркем:Коми шагыйрьләре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Балалар язучылары Төркем:Фин-угор белгечләре Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар