Акбаш () — Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы составына керүче авыл.

Тарихи мәгълүмат Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар.

1834 елдагы (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган.

Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына кергән.

Климат Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Халык Халык саны динамикасы: Гомуми демографик күрсәткечләрЧисленность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населенных пунктов Свердловской области по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года . Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы 1834 1863 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар 106 119 679 698 341 357

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99%).

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Искәрмәләр

Төркем:Түбән Сырга районы торак пунктлары Төркем:Свердловск өлкәсе торак пунктлары Төркем:Свердловск өлкәсе татар авыллары