Китсыман акула () - акулалар төренә керүче кимерчәкле балык.

Китсыман акула җылы сулы диңгезләрдә һәм океаннарда яши. Ул — Җир шарындагы иң зур балык: озынлыгы 20 метрга, авырлыгы 21 тоннага кадәр җитә. Бик әкрен йөзә. зур гәүдәле булса да, планктон, һәм вак балыклар белән туклана.

Китсыман акуланың авыз киңлеге 2 метрга кадәр җитә. Аның йөзгәндә һәрвакыт авызы ачык була, һәм ул юлында очраган һәр планктон яисә вак балыкны йота бара.

Чыганаклар Шакирова Т.Р., Хайваннар дөньясы: Балыклар. Җир-су хайваннары. Сөйрәлүчеләр.

Искәрмәләр

Төркем:Балыклар Төркем:Әлифба буенча хайваннар