Казанның Авиатөзелеш районы () — Казанның төньяк өлешен биләп торучы районы. Көнбатышта һәм көньякта Мәскәү һәм Яңа Савин районнары белән чиктәш, көнчыгышта һәм төньякта — Татарстанның Биектау районы белән. Районның мәйданы якынча 3900 га, халкы — 110 мең кешедән артык, районның 2/3 өлешен 10 поселок (Северный, Яңа Карабай, Авиастроитель, Коры елга, Грабарский, Кадыш, Щербаково, Борисоглебское, Крутушка, Зәңгәр күл) урнашкан шәхси сектор биләп тора (якынча 1450 га).Казанның Авиатөзелеш районы

Тарих Авиатөзелеш районы 1994 елда Ленин районының төньяк өлешеннән бүлеп чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килә.

2010 елның ахырыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрацияләре Яңа Савин районы администрациясе нигезендә берләштереләләр.

Урамнары Беломорская урамы Муса Бигиев урамы Рубин урамы Симонов урамы

Сылтамалар

Төркем:Казан районнары