Дамир Сәлимҗанов, Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов (Дамир Халимович Салимзянов, 1968 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Глазов) ― Удмуртиянең мәдәният эшлеклесе, драматург, театр режиссеры, Глазов шәһәренең «Парафраз» драма театрының сәнгать җитәкчесе (2004 елдан). Удмуртиянең атказанган артисты (2005), Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).
Тәрҗемәи хәле 1968 елның 29 декабрендә Удмурт АССРның Глазов шәһәрендә туган. Дамир Сәлимҗановның әтисе ягыннан бабасы белән Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның (1934―2002) әтисе Хәким Сәлимҗанов (1903―1981) ― бертуганнар. Айрат Нигматуллин, Регина Шафиева. «Все идет к возвращению эзопова языка»: придет ли наше искусство назад в СССР? Бизнес-Онлайн, 7.03.2022 1987 елның июненнән августына кадәр Тула өлкәсенең Плавск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995 елда Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын «Драма режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган.
Хезмәт юлы Дамир Сәлимҗановның барлык хезмәт эшчәнлеге сәнгатькә, театрга һәм сәхнәгә багышланган. Беренче рольләрен мәктәп укучысы чагында ук уйнаган. Уку елларында ул 15ләп роль башкара. Болар арасында – эпизодик рольләр, массовка, икенче һәм өченче пландагы рольләр дә булган: Жорка Ландыс («Завтра была война»), Людвиг XIV («Никто не поверит»), Дон Гуан («Маленькие трагедии»), Граф Альмавива («Севильский цирюльник») һ. б. Второй этап – «Салимзянов – режиссер». poisk-ru.ru 1987 – Глазов шәһәренең «Свобода» кинотеатрында рәссам. 1988 – Глазов шәһәренең «Заречный» мәдәният һәм ял паркының балалар белән эшләү методисты. 1988 – Глазов шәһәр Мәдәният йорты технигы. 1989 – Глазов шәһәренең 17нче санлы завкомының «Россия» мәдәният йорты театр-студиясенең мәдәниятне оештыручысы. 1989 – Глазов шәһәр Мәдәният йортының «Парафраз» театр-студиясе актеры. 1997 – Мәскәү шәһәренең «На набережной» балалар-яшүсмерләр театр иҗат үзәге режиссеры. Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын тәмамлагач, 2003 елга кадәр Мәскәү өлкә театрында (хәзер Мәскәү губерна театры, җитәкчесе ) эшли. Анда рус һәм чит ил классикасының күп әсәрләрен куйган. 2000 – Мәскәү шәһәренең «На Вадковском» балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы. 2004 елдан хәзерге вакытка кадәр ― Глазов шәһәре «Парафраз» драма театрының баш режиссеры. «Парафраз» театрына Щукин училищесын тәмамлаган Игорь Владимирович Маслов 1983 елда нигез салган. 1996 елдан муниципаль театр статусы алган.
1996 елдан 2007 елга кадәр – Глазовта «Парафраз» театры базасында үткәрелгән балалар уйный торган театрларның Бөтенроссия «Театр ладушки» фестивален оештыручыларның берсе һәм сәнгать җитәкчесе.
Мәскәүнең Ачык Белем бирү институты һәм «ПРОЛОГ» театр курслары педагогы.
«Театр, где играют дети» (Балалар уйный торган театр, М.: "ВЛАДОС" нәшрияты, 2001) уку әсбабының автордашы. Дамир Халимович Салимзянов. Официальный сайт Театра Парафраз (г. Глазов)
Куйган спектакльләре Д. Сәлимҗановны спектакльләр куярга Россия театрлары гына түгел, чит ил театрлары да чакыра. Россиянең төрле театрларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Красноярск, Пермь, Калуга, Яр Чаллы, Прокопьевск, Буа һ. б.) 110 нан артык спектакль куя, шуларның 50 дән артыгы ― «Парафраз» театрында, 40 тан артык спектакльдә куючы рәссам һәм сценография авторы була.
Аның пьесалары буенчаАвторы: С: Салимзянов Дамир, Театральная библиотека Сергея Ефимова башка театрлар спектакльләр куялар. Дамир Сәлимҗанов ― Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле театрларында уңышлы баручы балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык пьеса авторы. Сегодня, 29 декабря, юбилейный День рождения. Театр «ПАРАФРАЗ» (Глазов) ВКонтакте, 28.12.2018
Яр Чаллының «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә 2018 елда «Дуры мы, дуры» спектаклен Сергей Кочнев. Интервью режиссера театра «Парафраз» Дамира Салимзянова. Реальное время, 03.05.2019, 2022 елда «Валентинов день» спектаклен Дамир Салимзянов выпускает премьеру в театре «Мастеровые». news.myseldon.com, 25.02.2022, Буа театрында «Урам себеркесе» спектаклен куйган. Рузиля Мухаметова. Дамир Салимзянов: «В Буинске каждый татарин – артист!» Идел, 29.03.2019
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 – Удмуртиянең атказанган артисты 2015 – Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе 2015 – Владимир Рубанов исемендәге премия лауреаты Награда в честь режиссера: Премия имени Владимира Рубанова. РЕВИЗОР.РУ, 18.11.2016
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт — Театр Парафраз (г. Глазов) Известия Удмуртской Республики PRM.ru Театр «Практика» Глазов — портал города Зигзаги режиссёра Салимзянова Режиссёру глазовского «Парафраза» предстоит насыщенный сезон
Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Драматурглар Төркем:Россия театр режиссёрлары Төркем:Удмуртиянең атказанган артистлары Төркем:Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Парафраз театры (Глазов)