Рубидий (, Rb) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 1 төркем элементы. Тәртип номеры - 37. Гади матдә рубидий — йомшак, тиз эрүчән селтеле металл, көмешсу-ак төстә.

Символы Рубидий элементының символы — Rb (Рубидий тип укыла).

Үзенчәлекләре Металлик рубидий металлик калийга һәм металлик цезийга тышкы күренеше, йомшаклыгы һәм ток үткәрүчәнлеге белән охшашлыкка ия. Рубидийны ачык һавада саклау ярамый, чөнки барган реакцияләрдә бик күп елылык бүленеп чыга, хәтта кайсы бердә металлның кабынып китүенә дә китерүе ихтимал. Рубидийның суга караганда тыгызлыгы югары, шуңа күрә башка селтеле металлар төркеменнән аермалы рәвештә, суда бата.

Тарихы Рубидий 1861 елда Роберт Вильгельм Бунзен һәм Густав Роберт Кирхгоф тарафыннан ачыла.

Алар спектраль анализ ярдәмендә алюмосиликатларны тикшергәндә яңа элемент табалар. Элементның спектр хасиятләре куе кызыл төстә булганлыктан, аңа рубидий дигән исем биргәннәр (латинча rubidus "куе кызыл ").

Ятмалары Рубидий кергән минераллар (лепидолит, циннвальдит, поллуцит, амазонит), Германия, Чехия, Словакия, Намибия, Зимбабве, Төркмәнстанда һәм башка илләрдә табылаРубидий — Свойства химических элементов.

Җиһанда Аномаль югары микъдар рубидий Торн — Житков объектларында (объекты Торна — Житков) күзәтелә (кызыл гигант яки сверхгигант, аның эчендә нейтрон йолдыз бар)Подтверждено существование сверхгиганта с нейтронной звездой внутри.

Әдәбият Рубидий//Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Перельман. Ф. М. Рубидий и цезий. М.: АН УССР, 1960. 140 с. с илл. Плющев В. Е., Степин Б. Д. Химия и технология соединений лития, рубидия и цезия. — М.-Л.: Химия, 1970. — 407 с.

Сылтамалар Рентгений//Большая российская энциклопедия Рубидий Рубидий на Webelements Рубидий в Популярной библиотеке химических элементов

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Искәрмәләр

Төркем:Химик элементлар