Сиборгий (, Sg, элек Уннилгексий, Unnilhexium, Unh, яки эка-вольфрам) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 106. Әз генә вакыт тора торган радиоактив элемент.
Символы Сиборгий элементының символы - Sg (Сиборгий дип укыла).
Тарихы
Сиборгий 1974 елда Берклида Калифорния университетындагы Лоуренс исемендәге лабораториядә синтезланган . Яңа элементны алу өчен 249Cf+18O→263106+4n реакциясе кулланыла. Бер үк вакытта, аларга бәйсез рәвештә, Г. Н. Флеров һәм Юрий Оганесян җитәкчелегендә Дубна төркеме кургаш һәм хром кушылган атом-төш реакцияларе нәтиҗәсеендә 106-ынчы элементны синтезлау турында мәглүмат бастырып чыгара .
1993 елда IUPAC эшче төркеме Дубнадагы төркем эше тикшеренүләр өчен олы әһәмияткә ия, әмма, Беркли төркеменең эшеннән аермалы буларак, яңа элемент барлыкка килүен җитәрлек ышаныч булдырырлык итеп күрсәтмәде, дип нәтиҗә ясый. Шуңа күрә 1997 елда IUPAC (совет галимнәре "резерфорд" дип атарга ризалыгын белдерүенә карамастан) элементны Беркли физигы Гленн Сиборг хөрмәтенә сиборгий дип атарга карар кабул итә. Сиборг үзе исән чакта элемент аның исеме белән аталган беренче галим була.
Билгеле изотоплары ИзотопМассасыЯрым таркалыш чорыNudat 2.3Таркалу типлары258Sg2582,9+1,3-0,7 мс бүленеше259Sg2590,48+0,28-0,13,28-0,13 сα-таркалу 255. Rf (90 %);үзе бүленү260Sg2603,6± 0,9мсα-таркалу 256. Rf;үзе бүленү261Sg2610,23±0,06с α-таркалу 257. Rf262Sg2626,9+3,8-1,8 мсүзе бүленү;α-таркалу 258. Rf (< 22 %)263Sg2631,0± 0,2сα-таркалу 259. Rf;үзе бүленү (< 30 %)264Sg26437+12-11 мсүзе бүленү265Sg2658±3 сүзе бүленү;α-таркалу 261. Rf266Sg26621+20-12 сүзе бүленү;α-таркалу 262. Rf267Sg267Мс 19үзе бүленү;α-таркалу 263. Rf269Sg2693,1+3,7-1,1 минα-таркалу 265. Rf271Sg2712,4+4,3-1,0 минα-таркалу 267. Rf;үзе бүленү
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар
Сиборгий на Webelements Сиборгий в Популярной библиотеке химических элементов О синтезе элемента на сайте ОИЯИ
Искәрмәләр
Төркем:Химик элементлар