Лев XII (; ; дөньялыкта Аннибале, граф делла Дженга; 22 август 1760 ел – 10 февраль 1829 ел) – 1823 елның 28 сентябреннән 1829 елның 10 февраленә кадәр Рим папасы. Тормыш юлы Аннибале, граф делла Дженга 1760 елның 22 августында Сполето тирәсендәге Дженга кирмәнендә туган. 1783 елда рухани дәрәҗәсе ала һәм Изге Петер җәмигының канонигы була. 1794 елдан апостоллар башкаласында дипломатик хезмәттә төрле бурычлар башкара. 1816 елда кардинал була һәм Рим генераль викарие вазифасын ала. Изге Тәхеткә утырганда, Лев XII папа өлкәсенең эчке эшләре буенча да, Европа илләре белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә реакцион сәясәт юнәлешен сайлый. Римда яһүдиләр янәдә геттоларга куып кертелә, ә папа полициясе Рим халкының әхлагы артыннан күзәтә башлый. Папаның әмере белән, кардинал Риваролли буйсынмаучанлыкка һәм инкыйлаби карашларга каршы карусыз сугыш игълан итә. Төрле яшерен оешмаларның эшчәнлеген туктату зур күләмдә җәелә. Үлем җәзасы туранда карарларның чиге булмый, төрмәләр «иске тәртип»нең кайтуына каршы булучылар белән тула. Папаның һәм аның чиновникларының усаллыгы һәм катылыгы Папа өлкәсенең генә түгел, ә бөтен Италия халкының ачуын чыгара. Энцикликалар Лев XII понтификат чорында 5 энциклика нәшер итә: Латин исемеТатарча исемеКыскача эчтәлекЯзылу вакыты Текст 1. Ubi PrimumКайда беренчесеЛев XII понтификатында планлаштыручы чаралар һәм епископларның бурычлары хакында.5 май 1824 ел * «Ubi Primum» 2. Quod Hoc IneunteБу иртә еллар кебек 1825 елны Юбилей елы дип игълан итү. 24 ма4 1824 ел* «Quod Hoc Ineunte» 3. Charitate ChristiМәсихнең мәхәббәте Юбилей елын бөтен Чиркәүдә бәйрәм итү хакында.25 декабрь 1825 ел* «Charitate Christi» 4. Quo GravioraАвырракЯшерен оешмалар хакында. Масонлыкны хөкем итү.13 март, 1826 ел * «Quo Graviora» 5. Quanta LaetitiaКүпме шатлык кичерә ул Шотландия хакында13 февраль 1827 года* «Quanta Laetitia» Сылтамалар Pope Leo XII (Catholic Encyclopedia) Папа энцикликалары
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Лев XII · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.