Тәрҗемәи хәле БАССР һәм Таҗикстан ССР төзелешләрендә эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60-нчы гвардияче кавалерия полкында станоклы уксибәр командиры (61 нче армиянең 7 нче гвардияче кавалерия корпусы 16-нчы кавалерия дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Биләүдән көньяктарак (хәзер Тула өлкәсендә) барган сугышларда (1942-43), Орёл, Чернигов-Припәт (икесе дә 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елның 28-29 сентябрендә Днепрның аръягында Вялье һәм Талки авыллары (БССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) тирәсендәге сугышта батырлык күрсәтә: яуланган плацдармда дошманның контрһөҗүмнәрен кайтаруда катнаша. Сугыштан соң Регар шәһәрендә (хәзер Турсунзадә) эшли. Турсунзадә шәһәрендә бер мәктәп Дәүләтов исемен йөртә. 

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә. 

Әдәбият Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Сечкина Л.П. Твои Герои, Таджикстан. Душ., 1985; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Сылтамалар

http://tatarile.org/maglumat/шәхес/дәүләтов-бакир-рәхим-улы Герой турында

Төркем:Башкортстан Советлар Берлеге Каһарманнары