Наилә Кумысникова, Наилә Халит кызы Кумысникова (1958 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать вәкиле, сценограф, педагог, Татарстанның халык рәссамы (2017), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2009), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023). 1987 елдан әгъзасы.
Наилә Кумысникова – бүгенге көндә күн мозаикасы өлкәсендә иң билгеле рәссамнарның берсе. Рузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш... бирделәр! Интертат, 26.04.2023
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 4 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Халит Лотфулла улы Кумысников (1926―2008), театр белгече, профессор (1992), Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986). Әнисе ― Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921―2004), актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), Тукай премиясе лауреаты (1958). Бертуган апасы Җәмилә (1950), театр белгече. Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Выросшая в шапке. Казань, 11.04.2021 2нче санлы балалар сәнгать мәктәбен, Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген (1977, Канәфи Афзалетдин улы Нәфыйков классы), рәсем сәнгате факультетының театр-декорация бүлеген (1983; остаханәсе) тәмамлаган. Диплом эше итеп С. С. Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт» () спектакленә декорацияләр һәм костюмнар эскизларын әзерләгән.
Мәскәүдә югары белем алганнан соң Казанга кайткач, һөнәре буенча эш табылмый һәм Әлмәткә барып, җирле татар театры белән хезмәттәшлек итә, төрле спектакльләр өчен берничә оригиналь декорация ясый, Татарстан китап нәшрияты заказы буенча китаплар иллюстрацияли, рәсем сәнгате белән шөгыльләнүен дә калдырмый. Үзенең иҗади ниятләрен Минзәлә яки Бөгелмә кебек периферия театрларында гына тормышка ашыра ала, әмма аның эше театрлар өчен кирәк булып чыкмый.
Казанга әйләнеп кайткач, педагогик эшкә игътибарын туплый. 1983―1997 елларда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлегендә рәсем сәнгате һәм композиция укытучысы булып эшли. Эшләгән елларында берничә талантлы театр рәссамы әзерли, алар арасында С. Н. Рябинин, Е. С. Ермолина, А. А. Исмәгыйлева, Н. В. Граханцева, М. А. Покалёв. |date=16 апреля 2021|accessdate=3 апреля 2023}}
1987 елдан СССР Рәссамнар берлеге, шулай ук Татарстан Республикасында «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе әгъзасы. 1982 елдан республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда 1993, 1996 (А. С. Федотов белән берлектә), 1998 (Ф. Ш. Хасьянова һәм А. А. Тимергалина белән берлектә), 2013, 2018, 2023 елларда узган.
Кумысникованың әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан шәһәре музей комплексы, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы коллекцияләрендә, шулай ук шәхси тупланмаларда саклана
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 – Бакый Урманче исемендәге премия – «декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә – «Ак кошлар» панносы өчен 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2009 – Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе 2017 – Татарстан Республикасының халык рәссамы – рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен 2023 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе – рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен
Гаиләсе Ире Александр Сергеевич Федотов (1955―2021), рәссам, 1983 елда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң өйләнешкәннәр. Улы Җәмил (архитектор, дизайнер).
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары Төркем:Театр рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:XX гасыр рәссамнары Төркем:XXI гасыр рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары