Шәүкәт Әмиров, Шәүкәт Сабир улы Әмиров (1947 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Миасс ― 2023 елның 4 мае, РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург) ― музыкант-балалайкачы һәм педагог, РСФСР атказанган артисты (1989), Россия Федерациясенең халык артисты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022), профессор (1992), күпсанлы конкурслар лауреаты.
М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясе ректоры (2003―2010), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректор урынбасары (1990―1999).
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 9 маенда Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендә туган. Миасстагы 2нче санлы балалар музыка мәктәбен (В. Колодяжный классы), М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск музыка училищесын (хәзерге ) (А. А. Аншелес һәм В. С. Кононенко классы, 1966), (профессор Евгений Блинов классы, 1974) һәм ассистентураны тәмамлаган. Армиядә Урал хәрби округы җыр һәм бию ансамбле артисты булып хезмәт иткән.
Миасс музыка училищесында укыткан, Чиләбедә эшләгән: кыллы халык уен кораллары секциясе мөдире (1976―1979), концертлар куйган.
1980―1990 елларда Урал консерваториясендә укыткан.
1990―1999 елларда ― Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә: ректор урынбасары, профессор (1992), халык уен кораллары кафедрасы мөдире (1995 елдан) Амиров Шаукат Сабирович. Уральская консерватория
1999 елдан ― М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе профессоры, 2003 елдан алып 2010 елга кадәр ― әлеге консерваториянең ректоры. Амиров Шаукат Сабирович. Персона РФ
Магнитогорск консерваториясндә укыткан, педагог һәм студентларга консультацияләр биргән; чыгарылыш дәүләт квалификация комиссияләре рәисе, берничә конкурсның жюри рәисе булып торган. Шәүкәт Әмировның укучылары илнең әйдәп баручы музыка коллективларында эшли. Алар арасында – халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының 17 лауреаты һәм дипломанты; Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 6 атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; 3 профессор, 6 доцент, проректорлар, деканнар һәм музыка вузлары кафедралары мөдирләре (Казан, Магнитогорск, Уфа), Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге музыка колледжлары училищелары һәм мәктәпләре укытучылары. Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров вафат. Татар-информ, 4.05.2023
2023 елның 4 маенда 76нчы яшендә вафат булган. Иҗаты Кырык елдан артык актив концерт эшчәнлеге алып барган, илнең балалайкада иң яхшы уйнаучыларының берсе булган. Германия, Голландия, Италия, Франция, Япония, Вьетнам, Корея, Чехословакия һәм Филиппинда чыгыш ясаган. Аның виртуоз башкарулары грампластинкаларда, дискларда, СССР дәүләт телерадиофондларында теркәлгән, аның турында төрле телләрдә дистәләгән мәкаләләр язылган.
Репертуары Шәүкәт Әмировның репертуарында рус һәм чит ил авторларының классик әсәрләре дә, заманча композиторлар музыкасы да булган. Күп кенә әсәрләрне үз авторлык редакциясендә башкарган. Педагогик балалайка репертуарын булдыруга һәм киңәйтүгә аерым игътибар биргән, транскрипцияләр җыентыгын, шулай ук балалайка өчен үзенчәлекле әсәрләр әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнгән. «Балалайка өчен татар музыкасы» (Татарская музыка для балалайки) һәм «Балалайка өчен транскрипцияләр» (Транскрипции для балалайки) һ. б. җыентыклар авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1974 ― V Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсының икенче премиясе лауреаты (Мәскәү), С. Зиновьев (баян) белән дуэтта 1979 ― Бөтенроссия (Ленинград) һәм Бөтенсоюз халык уен коралларында башкаручылар конкурсларының беренче премиясе лауреаты 1989 ― РСФСР атказанган артисты 1993 – Халыкара конкурс лауреаты (Кастельфидардо, Италия) 2000 – Халыкара конкурс лауреаты (Барри, Франция) 2005 ― Свердловск өлкәсе губернаторы премиясе – музыкаль сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен 2006 ― Россия Федерациясенең халык артисты 2022 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Искәрмәләр
Сылтамалар
Амиров Шаукат Сабирович. Уральская консерватория Амиров Шаукат Сабирович. Персона РФ Амиров Шаукат Сабирович. Актуальная биография Музыка. Играет Шаукат Амиров Shaukat Amirov. YouTube
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Балалайкачылар Төркем:Музыка педагоглары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Магниттау музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Урал консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Ректорлар