Танып-белү — субъект фикерләвендә чынбарлыкны чагылдыру һәм кабул итү, аның нәтиҗәсе — дөнья турында белем. Танып-белү, кагыйдә буларак, фәкать хакыйкатьне эзләү процессы гына, ә аның нәтиҗәсе — белем.Обществознание. 11 класс: учеб, для общеобразоват. учреждений: базовый уровень/ [Л. Н. Боголюбов, Н. И. Городецкая, А. И. Матвеев и др.]; под ред. Л. Н. Боголюбова [и др.]; Рос. Акад, наук, Рос. акад, образование, изд-во «Просвещение».— 5-е изд.— М.: Просвещение, 2010.— 349 с. (Академический школьный учебник). ISBN 978-5-09-023426-9
Танып-белунең максаты булып объектив дөнья турында теләсә нинди түгел, ә нәкъ менә объектив белемнәр алу тора. Танып-белү процессында теләсә нинди, ягъни ялган белемнәр дә чагылыш таба, ләкин артык хезмәт буларак кына.
Танып-белү төп ике баскыч үтә — сизү һәм рациональ танып-белү. Сизү белән танып-белү — түбәнге баскыч — тою, кабул итү һәм күзаллау формаларында гамәлгә ашырыла. Анда сизүнең кешене тышкы дөнья белән бәйләп тора торган биш әгъзасы — күрү, ишетү, тотып тою, ис һәм тәм сизү эшкә җигелә.
Танып-белү процессына шулай ук фикерләү эшчәнлегенең фаразлау, фантазия, гипотеза, кузаллау, хыял, интуиция кебек формалары да керә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Кохановский В. П. и др. Основы философии науки. М.: Феникс, 2007. 608 с ISBN 978-5-222-11009-6
Сылтамалар
Танып белү (эпистемология). Н. Хартман. Онтология яктылыгында танып белү. Фролов И. Т. Фәлсәфә белән таныштыру. 2 өлеш. VI бүлек. Танып белү.
Моны да карагыз Фәлсәфи төшенчәләр
Төркем:Фәлсәфи төшенчәләр Төркем:Игътираф Төркем:Белем