Тирәкле (, ) ― Башкортстанның Нуриман районында урнашкан торак пункт, авыл (1982―2014 елларда ). 2014 елдан административ үзәге Никольское авылы булган Никольское авыл советы авыл җирлеге составына керә. Почта индексы ― 452444. ОКАТО коды ― 80245820005.
Атамасы Атамасы авыл янында Сәрвә елгасына кушылган Тирәкле елгасы (башка исеме Тереклинский) атамасы буенча бирелгән.
Тарих Архив чыганакларыннан алынган мәгълүматлар буенча, авыл 1873―1875 елларда Вятка губернасыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнгән. Күчеп килгән крестьяннар алпавыт Морозовтан җир сатып алалар һәм Тереклинский пүчинкәсе (бүгенге Тирәкле авылы) булдыралар. Салдыбаш кушылдыгы Сәрвә елгасы янында урнашкан Тереклинский пүчинкәсендә 1895 елда 29 йорт һәм 161 кеше исәпкә алынган, 1905 елда 39 йортта 156 кеше яшәгән. 1920 елда 46 йортта 244 кеше булган. История деревни Терекла. Татары без границ Авылда руслар яшәгән. Тереклинский / Русские деревни. Нуримановский район. Генеалогия и архивы
1984 елда авылны Башкортстан АССРның торак пунктлары реестрыннан чыгаралар, ләкин авыл яшәвен дәвам итә – торак пункт ике дистә ел булып санала. 2011 елда халык җыенында дача бистәсенә торак пункт (авыл) статусы бирү өчен кирәкле документлар җыярга карар кабул ителә. Олеся Ахмадова. Как живешь, деревня? nuriman.pro, 20.09.2021
2013 елда БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай пленар утырышында «Башкортстан Республикасының Нуриман районында географик объект төзү турында» закон проекты карала. В Нуримановском районе возродят деревню Тирякле. rb7.ru, 29.05.2013
Торак пункт (авыл) статусы РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 25 февралендәге 143нче номерлы «Башкортстан Республикасындагы географик объектларга исемнәр бирү турында» карары белән бирелгән. Авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын милеккә рәсмиләштерү мөмкинлеге алган. Башкортстанның ике авылына (икенчесе ― Мәләвез районы Канбулат авылы) исем бирү турында карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. В республике стало на 2 населенных пункта больше. Башкирское спутниковое телевидение, 05.03.2014
2014 елдан административ үзәге Никольское авылы булган Никольское авыл советы авыл җирлеге составына керә.
Халкы
2013 елда авылда даими рәвештә бер гаилә яшәгән, калганнары язгы, җәйге һәм көзге чорда килеп тора. В Нуримановском районе возродят деревню Тирякле. Единоличник.рф, 29.05.2013
Географик урыны АраАдминистративно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Кызылъяр) кадәр ― 23 км Авыл җирлеге үзәгенә (Никольское) кадәр ― 11 км Якындагы тимер юл станциясенә (Иглин) кадәр ― 73 км
Хезмәт мәшгульлеге Җирле халык мөгезле эре терлек үстерү, бакча участокларын эшкәртү, яшелчә культуралары үстерү, умартачылык белән шөгыльләнә.
Дин Ашрам «Сарва» Ашрам «Сарва» в деревне Тереклы ― место проведения ретритов. ВКонтакте
Искәрмәләр
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Нуриман районы торак пунктлары Төркем:Кешеләр яшәмәгән торак пунктлар Төркем:1875 елда нигезләнгән торак пунктлар Төркем:Башкортстанның яңадан тергезелгән торак пунктлары