Арпад (; 845 һәм 855 арасындаМаҗар тарихчысы Дьюла Кристо Арпад якынча 845 елда туган дигән нәтиҗәгә килгән. — 907) — маҗарлар хакиме (надьфейеделем). Арпадлар династиясенә нигез салучы.

Биография Арпад дьюла (воевода) Альмошның улы булган. Маҗар тарихчысы Дьюла Кристо фикеренчә, юлбашчының исеме төрки телдәге árpa (арпа) сүзеннән килеп чыккан. 889 елда Арпад әтисенең титулын мирас итеп алган. 904 елга кадәр, маҗарлар хазарлардан алган традиция буенча, ул кендю титулын йөрткән Курсан белән хакимиятне бүлешкән.

Арпад маҗарларга Бөек Моравиягә һөҗүм (892), Византия ягында болгарлар белән сугышта (894—896), Көнчыгыш-Франк короле Арнульф үтенече буенча Ломбардиягә поход вакытында җитәкчелек иткән. Аның җитәкчелегендә Борынгы маҗар кабиләләре конфедерациясе хәзерге территорияләренә күченгән. 900—901 елларда Арпад җитәкчелегендәгемаҗарлар Блатен кенәзлеген тулысынча тар-мар иткән. Шуннан соң Арпад гаскәр башлыгы Юхутумга Трансильванияне яулап алырга боера, анда маҗарларга һунннар нәселеннән булган секейлар ярдәм күрсәткәннәр.

Традиция буенча Арпадның 4 улы булган: Таркапус (Тархош, Таркчау), Иелах (Юлее, Елек), Иутоцус (Юташ), Жольт (Залтас), ә башка мәгълүматлар буенча шулай ук улы Лиюнтика (Левенте).

Кинода

Казаныш / Honfoglalás (1996; Маҗарстан) режиссёр — Габор Кольтаи, Арпад ролендә Франко Неро.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Арпад // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907. Miguel de Ferdinandy. Árpad // Biographisches Lexikon zur Geschichte Südosteuropas. Band 1. München 1974, S. 97—98 Төркем:Арпадлар Төркем:Маҗар кабиләләре башлыклары Төркем:IX гасыр Европа хакимнәре Төркем:X гасыр Европа хакимнәре