Чагатай Улучай, Мостафа Чагатай Улучай (; 1907 ел, Чанкыры — 1970 елның 4 августы, Истанбул) — Төркия язучысы, тарихчысы, тикшеренүчесе һәм педагогы.
Тәрҗемәи хәле 1907 елда Чанкырыда туган. Аның әтисе — Ариф Ага, ә әнисе — Хатиҗә Ханым. Улучай Измир укытучылар мәктәбен, ә аннары 1933 елда Әнкара Гази мәгариф институтын тәмамлаган. 1933 елда ул Бурдур урта мәктәбенә тарих һәм география укытучысы итеп билгеләнгән һәм укыта башлаган. Ул 1935 елдан 1947 елга кадәр периодта Маниса ике мәктәбендә тарих һәм география укытучысы булып эшләгән. Улучай Балыкесир Неджати-бей мәгариф институтына тарих укытучысы итеп билгеләнгән. Шул ук елда Англиягә Милли мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән. 1949 елдан 1951 елга кадәр периодта аңа Топкапы сарае-музее архивын сортларга бүлү йөкләнгән. Ул күп кенә анда очраткан яңа документлар бастырганBiR ÇANKIRILI TARİHÇİ: MUSTAFA ÇAĞATAY ULUÇAY VE TARİH EĞİTİMİNE KATKILARI adlı makale, 27 Haziran 2020 tarihinde erişildi..
1970 елда Истанбулда вафат була.
Искәрмәләр
Төркем:Төркия язучылары Төркем:Төркия тарихчылары Төркем:Тарихчылар Төркем:XX гасыр тарихчылары Төркем:Педагоглар Төркем:XX гасыр педагоглары Төркем:Төркия педагоглары