Илшат Рәхимбай, Илшат Рәфкать улы Рәхимов (1988 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач) ― кинорежиссёр, продюсер, кинооператор, монтажёр, сценарист. Кыска метражлы «Гастарбайтер» (2014), «Күз алдыңа китер» (), «Әпипә» (2019) фильмнары, «Микулай» этно-триллеры (2022) режиссерыИлшат Рәхимбай Татарстан киноучреждениеләрендә иҗади очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 1.02.2018.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 18 апрелендә Балтачта туганИльшат Рахимбай Вконтакте. Әтисе Рәфкать һөнәре буенча теш технигы, Арча районы Мирҗәм авылыннан, әнисе Сәрия сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бертуган апалары Гөлназ, ГөлшатАлсу Шакирова. Синнән була, улым. «Сөембикә», 2023, № 8, 18-19нчы бит..

2 яшендә укырга, 4 яшендә балалар бакчасында курай уйнарга өйрәнгән Илшатны 6 яшендә (башкалардан бер ел алдан) музыка мәктәбенә алалар. Башта курай классында, аннары фортепьяно буенча укыган. Бишенче класста ук кулына камера тотып, төрле ракурсларда видеолар төшерә башлаган. Балтач гимназиясендә яхшы укыган, 9нчы сыйныфта татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче була. Зуррак классларда КВН белән мавыга, команда оештырып, республикада җиңү яулый. Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивалендә лауреат була. Яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе эшендә (җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов) катнашып, Италия, Канада, Чехия, Австралияне күрә.

Мәктәпне медальгә тәмамлаган. Нәҗип Җиһанов исемендәге бәйгедә беренче урынны алгач, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән чыгыш ясый, рояльдә уйный. Казан музыка училищесына укырга керергә уйлый, ләкин аның яшәргә тулай торагы булмагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын сайлый. Югары стипендия алып укый. 2 курсны тәмамлагач, музыка дөньясы аңа тар тоела башлый. Кинорежиссер булырга тели. КДПИның музыка факультетын читтән торып тәмамлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссер белгечлеге алганЗөлфия Камалова. Илшат Рәхимбай: «Киноның милләте юк». «Идел», 22.11.2022

2011 елдан дөрес сулыш алу күнегүләре () белән кызыксына башлаган Илшат Рәхимбай: Дөрес суламаган очракта татар эстрадасы барлыкка килә. «Ялкын», 29.06.2021 Сәяхәт итәргә ярата, егермедән артык чит илдә булган.

Иҗаты Беренче фильмнарын («Җисем» исемле кинопроект) «Сәләт»тә үк төшерә башлый. Сценарист буларак, КДМИда диплом эше ― «Гастарбайтер» фильмы (2014), аны Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәткәннәр. 2016 елда кыска метражлы «Күз алдыңа китер» () фильмы дөнья күрә, аның өчен беренче премиясен алаИлшат Рәхимбай: «Тамашачымның диванда җәелеп кенә фильмны каравын теләмим». Шәһри Казан, 22.07.2016.

Драматург Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасы буенча куелган «Микулай» этно-триллеры премьерасы Мәскәүдә, Яңа Арбаттагы «Каро 11 Октябрь» кинотеатрында 2023 елның 15 июнендә булаНурия Фатхуллина. Ильшат Рахимбай о фильме «Микулай»: «У нас пиар кряшен на мировом уровне». Бизнес-Онлайн, 15.06.2023, 22 июньдә фильм киң прокатка чыга, илнең ~150 кинотеатрында күрсәтелә башлыйМикулай (2022). Кино-Театр.РуРузилә Мөхәммәтова. «Микулай» этнотриллеры прокатка чыкты: кемнең башы киткәндер бит әле. Интертат, 25.06.2023Айзирә Имамова. «Микулай»ны яратырлармы? Шәһри Чаллы, 30.06.2023.

Егерме бишләп музыкаль клип, дүрт кыска метражлы, дүрт документаль фильм, «Әпипә» мюзиклын исәпләгәндәИлшат Рәхимбай: “Әпипә” татар концертларына альтернатива була ала. «Дуслык», 21.11.2020, ике тулы метрлы фильм төшергән.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы нигезендә төшерелгән «Тарлан» фильмы – Казакъстан белән Татарстан копродукциясе. Проектны Казакъстанда продюсер Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай бергә тәкъдим иткәннәр Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли. «Саба таңнары», 10.10.2018. Соңгы мизгелдә Илшат Рәхимбай проекттан баш тарта, сәбәпләренең берсе ― режиссерга аз гонорар тәкъдим ителүРузилә Мөхәммәтова. «Микулай»: әҗәткә төшерелгән этнотриллер, яки Рәхимбайга керәшен пиары. Интертат, 15.09.2022 .

Уңышлары «Син кирәк» ― «Клюф-2011» фестивалендә «Иң яхшы музыкаль яки шигъри фильм» номинациясендә премия «Хәзер яз» ― «Иң яхшы сценарий» номинациясендә премия «Кайда» клибы ― Бөтенроссия «Селигер фильмы-2011» кинофестивалендә «Иң яхшы оператор», һәвәскәрләрнең Казан кинофестивалендә «Иң яхшы клип» номинациясендә җиңүче «Harmony» клибы ― халыкара «Алтын бишлек» кинофестивалендә җиңүче Илшат Рәхимбай. «Сөембикә», 21.07.2016 Гаиләсе Хатыны Язгөл (2013 елда өйләнешкәннәр), кызлары Җәннәт, Сәгадәт. Моны да карагыз Байбулат Батулла Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Алсу Шакирова. Синнән була, улым. «Сөембикә», 2023, № 8, 18-19нчы бит.

Сылтамалар Ильшат Рахимбай. Кино-Театр.Ру 25 җавап – Илшат Рәхимбай. YouTube, видео 5:00 «Один день» из жизни режиссера Ильшата Рахимбая. YouTube, 28.06.2021, видео 27:24

Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия сценаристлары Төркем:Россия кинорежиссерлары