Колынчаковлар () ― татар аристократиясе, соңрак Россия кенәз нәселе ( диненә күчеп урыслашкан морзалар). Темников кенәзе Колынчак Еникеевтан (үлгән елы: 1608 ел ахыры ― 1609 ел башы) башланган нәсел, ул кенәз Еникей Тенишевның өлкән улы булган һәм аның үлеменнән соң Темниковта (Төмән, Кала, Иске Кала Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле. МТСС) кенәзлек иткән (1572 һәм 1577 еллар арасында). Колынчак морза әтисе вафатыннан соң кенәз титулын ала, аннан кенәз Колынчаковлар нәселе китә.

Нәсел Россия империясенең Пенза губернасы шәҗәрә () китабының VI өлешенә кертелгән. Язучы Александр Иванович Купринның әнисе Любовь Алексеевна (1838—1910) Колынчаковлар нәселеннән булган, кыз чагында Колынчакова фамилиясен йөрткәнАлександр Карасёв. Завещание поручика Куприна // Новый мир. 2010. № 4.. Александр Куприн ― Колынчаковларның нәсел дәвамчысыКолынчаковлар утарында. «Татар дөньясы / Татарский мир»Альтаф Гюльахмедов. Малоизвестные татарские разности -185. / Проза.ру.

1689 елгы отказный китапларыннан күчермәдә стольник Федор Кутлумаметевич (1690) һәм аның улы Лев Федорович Колынчаковлар кенәзләр дип аталаАлфавитный указатель фамилий и лиц, упоминаемых в Боярских книгах, хранящихся в I-ом отделении московского архива министерства юстиции, с обозначением служебной деятельности каждого лица и годов состояния, в занимаемых должностях. М., Типогр: С. Селивановского. 1853 г. Князья Куланчаковы. стр. 218.. Аларның токымнары барлык рәсми документларда кенәзләр дип аталган. 1833 елның 19 октябрендә Дәүләт Советы карары белән, нәсел китабының VI өлешенә кертеп, коллежский советник Алексей Петрович Колынчаков һәм аның улы Владимир татар кенәзләре дәрәҗәсендә расланган.

Хакимлек итүче Сенатның 1836 елның 11 августындагы, 1855 елның 20 сентябрендәге һәм 1857 елның 28 февралендәге карары белән бу нәселдән кенәзләр Колынчаковлар булып санала: Николай Алексеевич һәм аның улы Алексей. Ротмистр Алексей Павлович һәм балалары: Александр, Сергей, Евдокия һәм НиколайСписки титулованным родам и лицам Российской империи. Издание Департамента герольдии Правительствующего Сената. Тип: Правительствующего Сената. СПб. 1892 г. Татарские и Калмыцкие князья. Кулунчаковы. стр. 284..

күчмәгән морзалар 1713 елда һәммә җир-биләмәләреннән мәхрүм ителгән.

Атюрьево районының Стрельник авылында Кулунчаковларның утары сакланган. 1905 елдан соң кенәз Алексей Кулунчаков немец стилендә ике катлы таш бина төзетә. 1939 елдан биредә 8-еллык мәктәп эшли. Бүгенге көндә авыл советы, китапханә урнашканнар.

Моны да карагыз Төмән

Искәрмәләр

Әдәбият Саид мурза князь Еникеев. Очерк истории татарского дворянства. – Уфа, 1999, стр.17. Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.19. Сылтамалар

Төркем:Россия империясе дворян нәселләре Төркем:Татар дворян нәселләре Төркем:Кенәзләр