Риу-Гранди Республикасы (), шулай ук Пиратини Республикасы () — 1836 елның 11 сентябреннән 1845 елның 5 мартына кадәр Бразилия (хәзерге Рио Гранди-ду Сул штаты) территориясендә үзен үзе игълан иткән дәүләт.

Тарихы Риу-Гранди Республикасы Фаррапус фетнәсе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Республиканы төзү 1836 елның 11 сентябрендә генерал Антонио ди Соза Нету тарафыннан игълан ителә. 5 ноябрьдә, гыйсьянчылар генерал Бенту Гонсалвисны Риу-Гранди беренче президенты дип игълан итәләр. Ләкин моңа кадәр озакламый Гонсалвис хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан кулга алына, шуңа күрә вице-президент Гомис Жардин вакытлыча үз вазифаларын башкара башлыйМ. С. Альперович, Л. Ю. Слёзкин. История Латинской Америки с древнейших времён до начала XX века..

Тугыз ел эчендә республика биш башкала үзгәртә: Пиратини, Алегрети, Касапава ду Сул, Баже (ике атна эчендә) һәм Сан-Боржа.

1839 елда фетнәчеләр Санта-Катарина провинциясе территориясенә керәләр һәм 24 июльдә Риу Гранди белән конфедерациягә кергән Жулиан Республикасын игълан итәләр. Ләкин ноябрь аеннан Бразилия гаскәрләре провинцияне үз контрольләренә алуга ирешәләр, һәм 15 ноябрьдә Жулиан Республикасы яшәүдән туктый.

Шул арада фетнәчеләрнең хәле сизелерлек начарлана. Хәрәкәт җитәкчелеге арасындагы каршылыклар аркасында, 1843 елның августында Бенту Гонсалвис республика президенты вазифасыннан китә. Шуннан соң җитәкчелеккә император хакимияте белән татулашуны яклаучылар киләләр, һәм 1845 елның 1 мартында Риу-Гранди Республикасын туктаткан Пончо-Верде килешүен төзиләрBackground on the Farroupilha revolution .

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Латин Америкасы» энциклопедик белешмә китабында Фаррапус сугышы.

Төркем:Бразилия тарихы