Казанның мактаулы гражданины, Казанның шәрәфле ватандашы () ― 2005 елда булдырылган һәм Казан мэры тарафыннан «Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына, Россия Федерациясендә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен» бирелә торган исем. Элек Россия империясендә һәм СССРда булган.
Тарих Казан губернасы «Казанның мактаулы гражданины» исеме беренче тапкыр 1864 елда Казан шәһәр башлыгы карары буенча Казан шәһәр җәмгыяте җыелышы карары () белән булдырыла. Бу исем Казанда туганнарга да, Казанның дәүләт, сәүдә-икътисади һәм хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге үсешенә зур өлеш керткән Россия империясенең югары чиновникларына да бирелә. Бу исемне бирү турында карар шәһәр думасы тарафыннан кабул ителә, аннары император тарафыннан раслана, шуннан соң Казанның яңа мактаулы гражданы исеме махсус «Бәрхет кенәгә»гә кертелә. 1864 елда Казанның беренче мактаулы гражданы Казан, Вятка һәм Пермь генерал-губернаторы А. Е. Тимашев була. Алга таба исемгә финанс министры М. Х. Рейтерн (1880), семинария профессорының тол хатыны Ю. П. Годяева (1882), финанс министры И. А. Вышнеградский (1890), меценат О. С. Александрова (1890), вице-адмирал И. Ф. Лихачёв (1891), финанс министры С. Ю. Витте (1894) лаек дип табыла. Соңыннан яңа мактаулы гражданнар барлыкка килми, 1917 елгы революциядән соң бу исем бирү практикасы озак вакытка онытылып тора.
Татарстан АССР
1987 елда «Казанның мактаулы гражданины» исеме халык депутатларының Казан шәһәр Советы карары белән кире кайтарыла, аңа ярашлы рәвештә ул «гражданлык бурычының югары үрнәкләрен күрсәткән, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан, хезмәт батырлыклары кылган, шулай ук шәһәрнең иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә» бирелә. Бу исем бирү турында карар халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты тарафыннан кабул ителә һәм ел саен Октябрь революциясе еллыгына чыгарыла. Яңа мактаулы гражданга тантаналы рәвештә тиешле таныклык һәм атлас тасма белән күкрәк билгесе тапшырыла, аларның исемнәре фотосурәтләр белән «Казан шәһәренең Мактаулы гражданнары китабы»на кертелә.
1987 елда беренче мактаулы граждан исеменә В. И. Ленин ия була, аннары шул ук елда тагын 13 кеше: химик Б. А. Арбузов, язучы Г. Б. Бәширов, конструктор В. П. Глушко, Советлар Союзы Герое М. П. Девятаев, язучы Н. С. Исәнбәт, партия һәм дәүләт эшлеклесе С. Л. Князев, партия ветераны В. Н. Новикова, химик А. Н. Пудовик, революциядә һәм гражданнар сугышында катнашучы В. Н. Родин, революциядә һәм гражданнар сугышында катнашучы Ф. С. Семенов, Бөек Ватан сугышы ветераннарының Казан секциясе рәисе С. Ә. Таһиров, рәссам Б. И. Урманче, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы Я. Д. Чанышев лаек була. Шулай итеп, мактаулы гражданлык бирү турында карарлар ике тапкыр гына кабул ителгән, алдагы елларда бүләкләү башкарылмаган, 1999 елда исем булдыру турындагы карар үз көчен югалткан дип таныла.
Татарстан Республикасы 2005 елда, Казанның 1000 еллыгына, «Казанның мактаулы гражданины» исемен бирү традициясе Казан халык депутатлары Советы карары белән чираттагы тапкыр торгызылган, аңа ярашлы рәвештә, исем «Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына, Россиядә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен» бирелә башлаган. Яңа исемгә 50дән артык кеше – сәнгать, мәдәният, фән һәм спорт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре ия, соңгы тапкыр 2023 елда бирелгән.
Статут
«Казанның мактаулы гражданины» исеме «Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына, Россия Федерациясендә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен арттыруга зур өлеш керткән гражданнарга» түбәндәге нигездә бирелә: Казан шәһәренең икътисади, социаль, рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура кыяфәтен торгызуга һәм саклауга, биналар һәм корылмалар төзүгә зур өлеш керткән; Казан шәһәре һәм аның халкы файдасына башкарылган гамәлләр һәм эшләр (хәйриячелек эшчәнлеге, аеруча зур күләмдә иганәләр, социаль әһәмиятле проектларны түләүсез финанслау); Казан шәһәре халкы арасында гражданның абруе Казан шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе өчен күренекле нәтиҗәләр күрсәткән озак вакытлы иҗтимагый, сәяси, фәнни, спорт, мәдәни, хуҗалык, шулай ук башка эшчәнлек нәтиҗәсендә яуланган. Бу исемгә кандидатлар оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары утырышларында тәкъдим ителә, шуннан соң тәкъдимнәр тиешле комиссия тарафыннан карала, аннары шәһәр думасы тарафыннан кабул ителә. Бу исем иясенә грамота, таныклык, тасмадагы билге һәм аның кечерәйтелгән күкрәк күчермәсе тапшырыла, исеме «Казанның Мактаулы гражданнары китабы»на кертелә. Бу исемне бирү тантанасы Казан мэры катнашында Шәһәр көне алдыннан үткәрелә. Мактаулы исемнән мәхрүм итү авыр җинаятьләр кылган өчен бүләкләнгән кеше хөкем ителгән очракта суд карары буенча башкарыла ала.
«Мактаулы гражданин» билгесе дәфнә (лавр) ботагы һәм декоратив орнамент белән уратып алынган, шулай ук татар (өстә) һәм рус телләрендә: «Казан шәһәренең мактаулы гражданины ― Почетный гражданин города Казани» дип язылган бормалы тасма белән кысаланган Зилант рәсеменнән гыйбарәт. 38х60 мм зурлыктагы билге, алтын белән капланган көмеш һәм бордо (куе кызыл) төсендәге эмальдән эшләнгән, декоратив боҗра ярдәмендә сары кырыйлы бордо төсендәге тасма белән тоташтырыла. Билгенең кечерәйтелгән күчермәсе аңа тулысынча охшаш, аның үлчәмнәре 26х42 мм, дәфнә (лавр) яфрагы сурәтләнгән турыпочмаклы колодкага беркетелә һәм киемгә беркетү өчен эләктергече бар.
Казанның мактаулы гражданнары исемлеге