Якутскида Муса Җәлилгә һәйкәл () ― Саха Республикасы башкаласы Якутск шәһәренең «Казан» скверында 2023 елда ачылган. «Казан» скверы һәм бюст ― Татарстанның Якутск шәһәренә бүләге.
Тарих Саха Республикасы башкаласы Якутск шәһәре үзәгендә «Казан» скверын ачу инициативасы белән Якутиянең «Туган Як» татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы (рәисе Игорь Хәлилов) чыга һәм Татарстан һәм Якутия җитәкчелеге тарафыннан хуплау таба.
Сквер төзү турында карар 2022 ел башында кабул ителгән. «Казан» скверына нигез салу (символик таш кую) тантанасы 2022 елның июнендә «Якутиядә Татарстан көннәре» кысаларында республика Президенты (2023 елның 5 февраленнән Рәисе) Рөстәм Миңнеханов катнашында узган булган Казанский сквер и памятник татарскому поэту Мусе Джалилю откроют в Якутске. Представительство МИД России в Якутске, 30.10.2023.
Муса Җәлилгә һәйкәл Якутск шәһәр Думасының 2022 елның 23 ноябрендәге РЯГД–43–8 санлы карары белән урнаштырыла.
2023 елның 31 октябрендә «Казан» скверы файдалануга тапшырыла һәм бөек татар шагыйре, сугышчы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куела. Сквер П. П. Романов исемендәге Якутск сәнгать училищесы (көллият) янында (Киров урамы буенча) урнашкан Вилена Созонова. У Якутского художественного училища откроют Казанский сквер. Улус Медиа, 30.10.2023.
Скверны һәм һәйкәлне ачу тантанасы саха халкының традицияләре буенча алгыс (sah) фатихасы белән башланган. Тантанада Саха Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков, Якутия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Якутск шәһәре башлыгы Евгений Григорьев, Якутия Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һ.б. вазыйфаи затлар катнашкан Диана Александрова. Дружба братских народов: в центре Якутска открыли Казанский сквер и памятник татарскому поэту Мусе Джалилю. Улус Медиа, 31.10.2023.
Тасвирлама
Бакча (сквер) уртасындагы Җәлилнең бронзадан ясалган бюсты куелган. Кара граниттан ясалган аслыкның алгы ягына ак төстәге хәрефләр белән русча язылган: Муса Джалиль (1906 ― 1944) Татарский поэт Герой Советского Союза Лауреат Ленинской премии СССР
Постаментның алгы ягында аскарак саха телендә (татарчасы постаментның уң як, русчасы сул як кырларында) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып» сүзләре кергән дүрт юллык бер куплеты урнаштырылган: Миигин ырыа үөриппитэ көнүлгэ, Буойунну өлөргө этте ырыа... Олоһум ырыа буолта Ийэ сиргэ, Өлүүм да ырыа буолан сатарыз. Сквердагы корылмалар һәм кечкенә архитектура формалары татар орнаменты белән бизәлгән. Биредә мәдәни, мәгърифәтчелек һәм массакүләм чаралар үткәрү күздә тотылаВ Якутске открылись Казанский сквер и памятник поэту Мусе Джалилю. EXO-YKT, 31.10.2023.
Кызыклы факт Танылган шагыйрь Архип Абагинский (1907―1960) Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н якут теленә тәрҗемә итә. Бу җыентык 1963 елда чыга. 2015 елдан башлап, саха һәм татар шигъриятләре антологияләре, ике телдә проза җыентыклары чыккан. Татар язучыларының балалар әдәбияты антологиясе басып чыгаруга әзерләнә.
Искәрмәләр
Сылтамалар В Якутске открылись Казанский сквер и памятник поэту Мусе Джалилю. EXO-YKT, 31.10.2023 В Якутске торжественно открыли Казанский сквер с памятником поэту Мусе Джалилю. Татар-информ, 31.10.2023 В Якутске торжественно открыли «Казанский» сквер и памятник Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 31.10.2023
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Якутск һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр