Дуван районы (, ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге Мәсәгуть авылы булып тора. Районда барлыгы 47 авыл бар, шуларның 2 татар авылы. Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.
Татар авыллары — Өлкенде, Елантуп,Онлайн — энциклопедия Tatarica мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары (типтәрләр) күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
Өлкенде Дуван районы территориясендәге иң беренче мишәр авылы. 1762, 1787, 1805 елгы килешүләр буенча морзалар һәм Дуван волостьлары башкортларыннан мәңгелеккә сатып алынган җирдә урнашкан. Башта Кызылъяр авылында яшәгәннәр, соңрак Кызылъяр дигән мишәрләр авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул Михайловка дип атала.Дыуан районы һәм Арый ауылы тарихы Елантуп авылы Өлкенде авылыннан бүленеп чыгып барлыкка килгән, XX гасыр башыннан мөстәкыйль торак пункт була.
Юкка чыккан татар авылы — Бикташ.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429. Искәрмәләр
* Дуван районы