Эрдни Чавлинов, Эрдни Зулаевич Чавлинов (, 1987 елның 14 июле, СССР, РСФСР, , Кетченер районы, Шатта) ― музыкант, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле баш дирижеры (2008 елдан), «Кадим Әлмәт» этник музыка ансамбле сәнгать җитәкчесе (2021 елдан). Казан дәүләт консерваториясе укытучысы (2022 елдан). Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2020)Уроженец Калмыкии Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Татарстана. РИА «Калмыкия», 03.02.2020. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1987 елның 14 июлендә Калмык АССР Кетченер районы Шатта бистәсендә туган. Әнисе Ирина Санджиевна ― Шатта мәктәбендә биология укытучысы, әтисе Зула Богаевич ― механизатор. Гаиләдә апасы Кермен ― педагог, абыйсы Джангар ― магистры.

Балачактан ук Эрдни иҗади шәхес булып үсә: җырлый, бии, рәсем ясый һәм шигырьләр укый. Кетченер гимназиясендә һәм балалар музыка мәктәбендә, Элиста сәнгать училищесы каршындагы сәләтле балалар өчен мәктәп-студиядә, Элиста сәнгать училищесында укыган. Калмыкиянең «Ойраты» Дәүләт бию театрында эшләгән.

2005―2007 елларда Улан-Батор шәһәрендә Монголия академия җыр һәм бию стажировка үткән.

2007 елда П. О. Чонкушов исемендәге Элиста сәнгать училищесын (хәзер көллиятКолледж искусств имени П. О. Чонкушова. Основные сведения), 2012 елда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (профессор Г. Ф. Мөхәммәттдинова классы)Калмык Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Республики Татарстан. «Новостная Элиста», 31.01.2020. Казан шәһәренең 21нче балалар музыка мәктәбендә гитара классы буенча укытканЧавлинов Эрдни Зулаевич. Инертактивплюс.ру.

2008 елда, нигезләнгән көненнән башлап, сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаров тарафыннан Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә эшкә чакырыла, оркестр артисты буларак чыгыш ясый. 2012 елдан ― ансамбльнең оркестр төркеменең баш дирижеры. Баш дирижер җитәкчелегендә «Бәрмәнчек» ансамбленең оркестр төркемендә халык җырларының элек киң тамашачылар даирәсенә билгеле булмаган уникаль эшкәртмәләре барлыкка киләМарина Скворцова. Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Республики Татарстан. «Туганайлар», 30.01.2020.

2021 елда «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә оештырылган «Кадим Әлмәт» этник музыка ансамбле сәнгать җитәкчесе Коллектив этнической музыки «Кадим Алмет». Благотворительный фонд «Татнефть». Әлеге ансамбль ― Россия Russian World Music Awards 2022 этник музыка премиясенең «Иң яхшы аутентик проект» номинациясендә җиңүчесе«Кадим Алмет» ВКонтакте. Ансамбль музыкантларының концерт репертуары Э. Чавлинов аранжировкалары белән тәкъдим ителә Музыкальный коллектив «Кадим Алмет». Этно-модерн фестиваль «Каракуз».

2022 елдан Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасында укыта, традицион кыллы-чиртмә уен кораллары (, гөслә) классын алып бара Чавлинов Эрдни Зулаевич. Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова.

100 дән артык татар халык җырларын һәм көйләрен инструментовкалау, аранжировкалау һәм эшкәртмәләр авторы (мәсәлән, «Ком бураны» «Ком бураны». YouTube видео, 3:01, «Кәләй урамнары» «Кәләй урамнары». YouTube видео, 3:22 һ. б.).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. 2013 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2020 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты ― музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өченТатарстана ачта артист ― Эрднь Чавлинов. «Хальмг унн», 04.02.2020 Чавлинов Эрдни Зулаевич. Художественный персонал. bermenchek.ru 2026 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― төрки музыка коралларын булдыру проектын гамәлгә ашырган өченИсточник: стали известны лауреаты Тукаевской премии за 2026 год. Бизнес-онлайн, 25.04.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Чавлинов Эрдни Зулаевич. Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова Эрдни Чавлинов. YouTube каналы Эрдни Чавлинов керәшен кыл кубызында уйный. YouTube видео, 3:42

Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Шәхесләр:«Бәрмәнчек» ансамбле Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр