Ак төнбоек (лат. Nymphaéa) - су лаләсе, төнбоекчалар семьялыгыннан күпьеллык су үсемлекләре ыругы.
Кыскача мәгълүмат Сабаксыз үсемлек, сулык төбендә куәтле горизонталь тамырчалы һәм су өслегендә йөзеп йөрүче цилиндрсыман озын сапларда урнашкан ялтыравык йөрәксыман озынча-түгәрәк зур яфраклы. Яфракларының озынлыгы 10 - 30 см. Чәчәк бөреләре ачылганнан соң, озын чәчәк сапларында күп таҗ яфракчыклы йөзеп йөрүче берәр-берәр ак чәчәкләр күренә башлый, алар кичен йомылып суга күмеләләр, иртән яңадан калкып чыгып ачылалар (яңгырлы көннәрдә көндез дә ачылмыйлар). Ак төнбоекның касәсе түгәрәк нигезле, ап-ак төнбоекныкы — 4 кырлы. Чәчәкләре төзек (актиноморф), ике җенесле. Июнь–августта чәчәк аталар. Чәчәк атып бетергәннән соң, чәчәк сабы бөтерелә, җимеше суда үсә. Җимешләре — аркылы җөйле күп орлыклы зур тартмачык. Август–октябрьдә өлгерәләр.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tnboek.
Таралу
50 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар. Татарстан территориясендә 2 төре бар. Ап-ак төнбоек (N. candida) — бөтен республикада агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда, ак төнбоек (N. alba) Зөя һәм Чишмә елгаларында очрый.
Башкортстанның Урал алдында һәм Башкортстандагы Урал аръягында таралган.
Файдалану Үсемлек составында эфир мае, гликозид, алкалоид, дуплау матдәләре, крахмал, глюкоза бар.
Халык медицинасында тынычландыру, йоклату, авыртуны басу чарасы, тән кызышканда, шулай ук тире ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.
Тамырчасы һәм орлыклары су кошлары, кондыз, ондатра һәм башкалар терлек ияләре өчен азык булып тора.
Декоратив үсемлекләр.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
Башкорт энциклопедиясе. Ак тонбоек (недоступная ссылка)
Әдәбият
Сылтамалар
Blumen Garten Pflanzen Bilder Botanik - Seerosen (Nympaea) Kit Notts, ⁇ The first hybrid waterlilies ⁇
Төркем:Кызыл китап Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үләннәр