Миләүшә () – миләүшәчәләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
Ботаник тасвирлама
5–50 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, каяу читле. Чәчәкләре берле, өске өлеше бөгелеп торучан озын чәчәк сабында, зәңгәр, аксыл-шәмәхә, кайвакыт ак яки саргылт, сирәк кенә ике яки өч төстә. Җимеше — озынча тартмачык, кипкәч ачыла һәм орлыкларын тышка ата. Апрель–сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июньнән өлгерә башлый. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.
Таралуы 500 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.
Татарстан территориясендә 22 төре бар.
Басу миләүшәсе (V. arvensis), эт миләүшәсе (V. canina), төкле миләүшә (V. hirta), тау миләүшәсе (V. montana), өч төсле миләүшә (V. tricolor) һәм башка барлык районнарда очрый; шикле миләүшә (V. ambigua), калкулык миләүшәсе (V. collina), яр буе миләүшәсе (V. litoralis) һәм башкалар — республика өчен сирәк төрләр. Урманнарда, куаклыкларда, чәчүлекләр, болыннар, сазлыкларда, яр буйларында үсәләр.
Куллану
Халык медицинасында өч төсле миләүшә, төкле миләүшә, басу миләүшәсе һәм башкаларның җир өсте өлешләре файдаланыла, аларда флавоноидлар, сапониннар, органик кислоталар, каротин, эфир майлары бар. Үлән төнәтмәсе тамак йомшарту, бәвел кудыру чарасы, шулай ук матдәләр алмашын көйләүче буларак кулланыла. Басу миләүшәсе, күрексез миләүшә (V. contempta), өч төсле миләүшә — декоратив, баллы үсемлекләр. Төрле төстәге эре чәчәкле Виттрок миләүшәсе яки ала миләүшә (V. wittrockiana) культуралы үсемлек буларак үстерелә. Төксез миләүшә (V. epipsila), сазлык миләүшәсе (V. palustris) һәм күләгә миләүшәсе (V. selkirkii) ТРның Кызыл китабына кертелгән.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/milsh-1
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Ботаника Төркем:Кызыл китап Төркем:Дару үләннәре Төркем:Үләннәр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үсемлекләр