Өчкырлык ( ) - оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Көндәлек тормышта аларны ялгышлык белән "ромашка" дип атыйлар, ләкин аларның ромашкага хас булган исләре юк.
Күпчелек төрләр Евразиядә килеп чыккан, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада берничә төре бар. Яңа Зеландиягә кертелгән, бер төре чүп үләне буларак киң таралган .
30 га якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның тропиктан тыш өлкәләрендә таралганнар.
Татарстан территориясендә бер төре – тишкәләнгән яфраклы өчкырлык (T. inodorum) бар, барлык районнарда да очрый. Елга ярларында, юл буйларында, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, кырларда, болыннарда үсә.
Атамасы Ыругның фәнни исеме Tripleurospermum (“tres” - өч) + (“плеура” - кабырга, ягы) + ("сперма" - орлык) сүзләреннән килеп чыга һәм орлыкларында өч кабыргы булуны аңлата.
Ботаник тасвирлау Бер, ике яки күпьеллык үсемлекләр, 8-60 см биеклектә.
Тамыры нечкә, орчыксыман.
Сабагы туры, тармаклы, яфраклы.
Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр каурыйсыман-теленмә.
Чәчәкләре сабак очында кәрзингә җыйналган, алар 12-50 мм диаметрлы, кырый чәчәкләр – телле-телле бер рәтле, ак; уртадагылар – көпшәле, сары.
Җимешләре – үткен өч кырлы (исеме шуннан) куе көрән төстәге яньчек орлыкчалар.
Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Дым яратучы, туфракка талымсыз (орлыклар туфракта шыту сәләтен 6-7 ел саклыйлар).
Бөртеклеләр һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен чүплиләр. Көрәш чаралары: урылган кырны йомшарту, туңга сөрү, чәчү алдыннан культивация, чәчү материалын чистарту, чәчү әйләнешен саклау.
Инсектицид үсемлек. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/chkyrlyk Онлайн - энциклопедия Tatarica
Төрләр Ыруг вәкилләре тышкы яктан Ромашка (Matricaria) ыругына охшаш, кайбер авторлар бу үсемлекләрне шунда урнаштырганнар. Шуңа бәйле рәвештә, күп кенә синонимнары билгеле.
Исемлек 2023 елның июненә булган Бөтендөнья флорасы үсемлекләре исемлеге сайтындагы мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән һәм 43 расланган төрне үз эченә ала. Билгесез статуслы төрләр искә алынмый.
Искәрмәләр
Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр