Шаһтүрә, яки Эт петрушкасы () — Чатыр чәчәклеләр семьялыгына караган үсемлекләр ыругы. Ыругка бер полиморфик төр — Гади шаһтүрә (Aethusa cynapium) керә.

Ботаник тасвирлау

Берьеллык (кайвакыт икееллык) үсемлекләр. Биеклеге 1 метрга җитә.

Сабаклары тармаклы, көпшәсыман.

Яфраклары икеләтә һәм өчләтә тармакланган, өчпочмаклы формада; яфрак өслекләре ромбик яки өчпочмаклы диярлек, тирән итеп бүлгәләнгән, аерчалы.

Шаһтүрә июнь-октябрь айларында чатырларга җыелган бик күп ак чәчәкләр ата. Касәләре күренер-күренмәс, таҗ биш ак таҗ яфракчыгыннан тора.

Җимеше -  шар-йомырка формасында, аркылы кисемендә түгәрәк (озынлыгы 3 мм һәм киңлеге 2,5 мм); кабыргалары калын, очлы; орлык эчке ягында бөтенләй яссы, дуга сыман юллар белән; баганасы икегә бүленгән.

Үсемлекнең исе юк (башка мәгълүматлар буенча үзенчәлекле җиңел яки көчле ис). Петрушкага охшаш. Ләкин чын майданустан (петрушка) ялтырап торган яфраклары һәм төргәк (сабау тышчасы) төзелеше белән аерылып тора.

Таралу Ул Кече Азиядә һәм Европада, чит үсемлек буларак — Төньяк Америкада очрый; Россиядә — Кавказда һәм Европа өлешенең барлык төбәкләрендә диярлек очраучы сирәк үсемлек. Казан шәһәре тирәсендә очрый.https://giylem.tatar/wp-content/uploads/2017/12/%D0%A1%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8C-%D1%81%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BD%D0%B8%D0%BA-%D0%BF%D0%BE-%D1%84%D0%BB%D0%BE%D1%80%D0%B5-%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B0.pdf

Еш кына туклыклы матдәләргә бай, йомшак, карбонатлы туфракта, чүп үләннәре булган урыннарда, тораклар янында, бакчаларда, үсә.

Кулланылышы Агулы. Чүп үләне. Ул болыннарда һәм көтүлектә агулы үсемлек буларак очрый, терлекләр өчен куркыныч була ала. Олы мөгезле эре терлек өчен үлем китерә торган авырлыгы — бер хайванга 15 кг. Атларга да агулы. Тычканнарда яки Гвинея дуңгызларында агулы эффектлар күзәтелмәде.

Искәрмәләр

Әдәбият

Проверено 31 января 2009 г.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Чүп үләннәре Төркем:Монотип үсемлекләр Төркем:Агулы үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Чатыр чәчәклеләр