Покачи җәмигъ мәчете () ― Россия Федерациясенең Хант-Манси — Югра автономияле округы Покачи шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.

2010 елда татарлар шәһәр халкының (17 171 кеше) 7,55% ын (1 296 кеше), ләзгиләр 5,46% ын (937 кеше), комыклар 2,70% ын (463 кеше), азәриләр 2,49% ын (428 кеше), башкортлар 2,48% ын (425 кеше), чеченнар 2,36% ын (405 кеше), даргиннар 1,65% ын (285 кеше), аварлар 0,60% ын (103 кеше) тәшкил иткән.

Тарих Мәчет 2002 елда файдалануга тапшырылган. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында 2012 елның 10 апрелендә теркәлгәнММРО Местная мусульманская религиозная организация города Покачи. audit-it.ru.

Мәчетнең тышкы беренчел кыяфәте башка төрле, үзенчә нәфис һәм матур булган, әмма мәчетнең сыйдырышлылыгы 100 кешедән артмаган, хатын-кызлар өчен намаз уку урыны бөтенләй каралмаганСоборная мечеть города Покачи. visitugra.ru.

2013―2016 елларда нефть компаниясенең финанс ярдәме белән мәчет реконструкцияләнә. Сыйдырышлылыкны арттыру максатыннан, ясаганнар, керү юлын үзгәрткәннәр, хатын-кызларга намаз уку бүлмәсе булдыру өчен өстәмә кат төзегәннәр, тәһарәтханәләр җылытылгаган. Реконструкциядән соң мәчетнең сыйдырышлылыгы 500 кеше була, шулай ук аның тышкы һәм эчке кыяфәте үзгәрә. Покачи мәчете өчен михраб махсус заказ белән ясатылган.

2022 елда уздырылган Җәмигъ мәчетен ремонтлау ― «Лукойл» компаниясе һәм Югра хөкүмәте хезмәттәшлеге нәтиҗәсе Реконструкция храма и мечети в Покачах. «Наши города», 15.08.2022.

2022 елның октябрь аенда Покачи шәһәре мөселманнары мәчетнең егерме еллыгын билгеләп үтә. Юбилейга чираттагы реконструкция тәмамланган. Мәхәллә бәйрәме Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында үткәрелгән. Тантанада Дагстан мөфтияте вәкилләре дә катнашкан. Покачи шәһәре Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәме белән туры килгән Сегодня, 9 октября, в концертном зале Детской школы искусств состоялось торжественное собрание, посвященное 20-летию Соборной мечети города Покачи. «ПокачиИнформ», 9.10.2022.

Бина Мәчет архитектурасында манара аеруча аерылып тора. Төзелештә «Лукойл» нефть компаниясе нефтьчеләре катнашканга күрә, төзелешне тизләтү өчен, алар манара өчен тәкъдим иткәннәр.

Җитәкчелек 2022 елның 17 октябреннән имам-хатыйб Джабраил Абдулвагабович ЛагабовЛагабов Джабраил Абдулвагапович имам ярдәмчесе Рамазан Рәсүлов имам урынбасары Мөхтәр Омаров

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мечеть Покачи ВКонтакте Галина Ткаченко. Торжественное собрание, посвященное 20-летию Соборной мечети города Покачи. ПокачиИнформ, 09.10.2022 Юбилей мечети в Покачах. видео, 03:02

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре Төркем:2002 елда төзелгән мәчетләр