Ортоклаз ( «туры» + «ярык»: исеме 1823 елда Август Брейтгаупт тарафыннан катламнар яссылыклары арасында туры почмак (90°) барлыкка китерүе өчен бирелгән) — силикатлар сыйныфыннан киң таралган токым барлыкка китерүче минерал, кыр шпатларының бер төре (калийлы кыр шпаты).
Ортоклаз составына керә: калий оксиды (K2O) — 16,9 %, алюминий оксиды (Al2O3) — 18,4 %, кремний диоксиды (SiO2) — 64,7 %, шулай ук еш кына берничә процент натрий оксиды (Na2O). Үз эченә изоморфлы кушылмалар: Na, Ba, Rb, Fe2+, Ca һәм башкаларны алырга мөмкин.
Килеп чыгыш Башка калий-натрийлы кыр шпатлары кебек үк, ортоклаз башлыча кислоталы, кайвакыт кислоталылыгы буенча уртача токымнарда очрый. Гранитлар, сиенитлар, кайбер борынгы эффузивлар һәм гнейсларның таш барлыкка китерүче минералы. Кайвакыт сиенитлыпегматитларда (Уралдагы Илмән һәм Чияле таулары) очрый.
Формалар Сирәк очракта чиста, үтә күренмәле, бераз сары төстәге камил кристалллар рәвешендә була. Бу формасы башлыча Мадагаскарда табыла.
Игезәкләр хасил итә: алар бавен, карлсбад һәм манебах. Лейцит буенча псевдоморфоз барлыкка китерергә мөмкин. Трансформация вакытында ортоклаздан ешрак каолинит барлыкка килә.
Гамәли әһәмияте Фарфор һәм электр керамикасы җитештерү өчен чимал буларак кулланыла. Зәркән һәм бизәк материалы буларак зур әһәмияткә ия түгел. Ачык, төсе булмаган яки сары ороклазларга кайвакыт сирәк очрый торган коллекция элементы буларак карыйлар.
Әдәбият
Искәрмәләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Геология Төркем:Ташлар Төркем:Файдалы казылмалар Төркем:Тау токымнары