Айзат Минһаҗи (, 16.11.1999, , ) — рәссам-хаттат, Рәсәй һәм милләтара күргәзмәләр, конкурслар катнашучысы һәм лауреаты, җәмәгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле Айзат Минһаҗи Казанда туа. Ш. Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә һәм 2 лицей-интернатта укый. 2017 елда Истанбулдагы укырга керә. Хәзерге вакытта укуын Италиядәге дәвам итә.
Татарстан Республикасының һәм юнәлгән зур проектларда катнаша. Мәчетләрне каллиграфия ярдәмендә бизәү белән шөгыльләнә.
Сеңлесе Галиябану белән оештырган «Zamanalif» (кайбер чыганакларда — «Zamanalif wear») исемле кием бренды бар.
Татар, рус, инглиз, төрек, гарәп һәм итальян телләрен белә.
Каллиграфия сәнгатенә килүе Ш. Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясенең 4 сыйныфын тәмамлаганда белән мавыга башлый. 2010 елда 5 сыйныфта гарәп теле дәресләре башлана. Укытучысы Тәнзилә Камалова, Айзатның мавыгуын күреп, кызыксынуын гарәп каллиграфиясе ягына юнәлтә.
2013 елдан Айзат Минһаҗи танылган төрек хаттаты Левент Карадуманнан дәресләр ала.
Иҗаты Айзат Минһаҗи хезмәтләренең авангардлы стилен гарәп, , язулар, кирилл язуы, һәм заманча гарәп типографиясенең комбинациясе тәшкил итә.
Рәссам фикеренчә, гарәп каллиграфиясе — фәкать түгел, ә сәнгать формасы, анда алтын киселеш кагыйдәләре һәм законнары чагылыш таба.
Айзатның иҗатында татар язуы тарихы зур урын алып тора. Ул үз әсәрләрендә рун язуы, уйгур имласы һәм Алтын Урда шагыйрьләре әсәрләреннән өзекләр куллана. Мәсәлән, ул Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәреннән өзекләрне уйгур имласында сурәтләгән.
Шәхси күргәзмәләре 2020 елда «Сәнгать төне» кысаларында күргәзмә / Ислам мәдәнияты музее – Кол Шәриф мәчете, Казан. 2021 елда «Имла» күргәзмәсе / Татар китабы йорты — Ш. Камал фатир-музее, Казан. 2021 елда «История татарской письменности в призме искусства каллиграфии» / Болгар. 2022 елда «qot» күргәзмәсе / Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Дәүләт Татар Драма Театры галереясе, Чаллы Яр.
Катнашкан конкурслары
2015 елда 15 яшендә «Шамаиль моей семьи» россиякүләм сәнгать конкурсында «Все виды и жанры шамаиля» номинациясендә җиңү яулаган. 2016 елда 16 яшендә Уфада узган беренче Милләтара каллиграфия һәм шамаил конкурсында I дәрәҗә дипломы алган.
Кызыклы фактлар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз