Урай мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Урай шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Урайда (1965 елдан шәһәр) 2010 елгы җанисәп буенча 41 488 кеше, шулар эченнән этник мөселманнар: азәрбайҗаннар 259 кеше, башкортлар 740 кеше, казакълар 53 кеше, кыргызлар 10 кеше, комыклар 13 кеше, лезгиннар 243 кеше, ногайлар 7 кеше, таҗиклар 54 кеше, татарлар 2 525 кеше, төрекләр 8 кеше, үзбәкләр 187 кеше, чеченнар 33 кеше яшәгән..
Тарих Җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 2000 елның 28 апрелендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән ММРО города Урая. audit-it.ru.
Урай мөселманнары күп еллар дәвамында мәчет төзүне сорап килә. 2005 елда мөселманнар өчен ачылган гыйбадәт йорты (хәзер ул бина яңа мәчет территориясендә калган) бәйрәм намазларына килгәннәрнең уннан бер өлешен дә сыйдыра алмаган Благодаря нефтяникам в Урае открылась новая мечеть. АиФ Югра, 24.09.2015, шуңа күрә намаз укучылар җиргә тезләнеп дога кылганНа западе Югры осенью откроется первая мечеть. IslamNews, 31.03.2014.
Урай шәһәренең яңа Җәмигъ мәчете округ хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе арасындагы килешү кысаларында төзелгән. Ул 2014 елның 13 сентябрендә ачылганВ городе Урай открыта Соборная мечеть. Архивная служба Югры, 13.09.2024Традиции мечети. Соборная мечеть. Спектр г. Урай Вконтакте, 17.04.2023. Тантанада Ханты-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе – Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Югра шәһәрләре имамнары, шәһәр башлыгы Алексей Забозлаев, «Урайнефтегаз» сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Олег Зацепин катнашкан Соборная мечеть города Урай в Ханты-Мансийском автономном округе. GoRu. «ЛУКОЙЛ» ПАО президенты исеменнән мәчеткә Коръәннең борынгы басмасы бүләк ителгәнДепутаты Думы города Урай Ильмир Анваров и Илдар Гайсин в рамках депутатского контроля посетили соборную мечеть Урая. Дума города Урай, 15.09.2023. Урай мөселманнары 2014 елгы Корбан бәйрәмен яңа ачылган мәчеттә билгеләп үткән.
Бина Мәчет ике катлы, гөмбәзе һәм манарасы бар. Ир-атлар өчен керү урыны сул якта каралган, хатын-кызларның уң якта аерым керү урыны бар, алар баскычтан икенче катка күтәреләләр. Мәчеттә намаз уку өчен барлык шартлар да каралган: киенү бүлмәсе, дәресләр өчен кабинет, юыну урыннары, ярымай рәвешендәге балконы бар. Зур намаз залының мәйданы 200 кв. метр. Иске бинада уку сыйныфлары һәм имам кабинеты урын алган.
2022 елда «Лукойл» ярдәмендә («Урайнефтегаз» ТПП) мәчет ишегалдында, вафат булган мөселманнарны, барлык ислам таләпләрен үтәп, соңгы юлга озатуны оештырып була торган аерым ритуаль бина төзелгәнОбновление соборной мечети города Урая. Наши города, 10.06.2022.
Җитәкчелек 2020 елның 11 февраленнән имам-хатыйб хаҗи Әгъләм улы Абдулхәлим (Хәлим) хәзрәт ГазизовГазизов Халим Аглямович.
Бәйрәм намазларына мәчеткә 800 дән артык мөселман килә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2014 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре