Муса Җәлил һәйкәле () ― Әстерханда татар шагыйре, журналист, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) истәлегенә 2017 елның 13 маенда ачылган һәйкәл (бюст).
Урыны Һәйкәл (бюст) Әстерхан дәүләт университетының Татищев урамындагы Студентлар паркында урнашкан халыкара «Һәйкәлләр аллеясы»нда () ачылган. Студентлар паркында шагыйрьләр һәм язучылар аллеясында төрекмән шагыйре, фәлсәфәче Мәхтүмколый Фраги (2009 елда куелган), фарсы фәлсәфәчесе, галим, мәгърифәтче һәм шагыйрь Гомәр Хәйям (2016), танылган авар совет шагыйре Рәсүл Гамзатовка (2024) һәйкәлләр урнаштырылганВ сквере Астраханского государственного университета состоялось торжественное открытие памятника Расулу Гамзатову. ok.ru, 27.05.2024.
Тарих Күренекле татар шагыйре Муса Җәлил 1933 елның 20 июленнән ике атна Әстерханда булып киткәнДина Немировская. Поставьте памятник Мусе Джалилю! Проза.ру. Татар телендәге «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгәндә, биредә уздырылган беренче районара Ударник-балыкчылар съездына килгән. Ул шәһәр һәм аның тирә-ягы белән танышкан, съезд делегатлары белән очрашкан һәм аралашкан, Киләче авылында колхоз рәисендә кунак булган, яшелчәчеләрнең хезмәте турында очерклар һәм мәкаләләр язган, Каспий хәбәрчеләре эше белән кызыксынган һәм балыкчылык промыселында булган90 лет назад Астрахань посетил Муса Джалиль. Астраханский листок, 20.07.2023.
1959 елда Әстерханда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән урамЛитературные улицы Астрахани: гуляем поэтично! Улица Мусы Джалиля. АстраКульт аталган (бер километр озынлыктагы борынгы урам Ленин мәйданыннан башланаУлица Мусы Джалиля: километр астраханских сомнений. ast-news.ru, 19.10.2021В память о человеке, именем которого названа наша улица. Астраханский ТЮЗ, 15.02.2023), анда кунакханә, ТЮЗ, өлкә балалар китапханәсе урнашкан, китапханә болдыры өстендә каһарман-шагыйрь хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган20 июля 1933 года в Астрахань приехал Муса Джалиль. ok.ru, 21.07.2022.
2017 елның 13 маенда Әстерхан дәүләт университетының скверында «Россия даны аллеясы» () проекты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле ачылган. Проект авторы ― Краснодар скульпторы Александр Аполлонов. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән Әстерханның җәмәгать эшлеклесе Аделя Умерова һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары чыккан. М. Җәлил һәйкәле Әстерхан өлкәсе Знаменск шәһәренең гарнизон (Капустин Яр) башлыгы генерал-лейтенант Леонид Михолап ярдәме белән торгызылганВ Астрахани открыт памятник Мусе Джалилю. Сделано у нас.
2017 елның 13 маенда һәйкәлне ачу тантанасында Әстерхан өлкәсе губернаторы (2004―2018 елларда) һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашканПамять татарского поэта-фронтовика Мусы Джалиля увековечили в Астрахани. regnum.ru, 15.05.2017.
Искәрмәләр
Сылтамалар
В Астрахани открыт памятник великому татарскому поэту Мусе Джалилю. Астрахань.Ру, 13.05.2017 Астрахань Памятники парка АГУ. YouTube видео, 4:57
Төркем:Әстерхан һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр Төркем:2017 елда барлыкка килгәннәр