Әлфред Дәүләтшин, Әлфред Әмир улы ДәүләтшинЗиһен зиннәте — гыйлем (1983 елның 8 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — җәмәгать һәм дин эшлеклесе, юрист, адвокат, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы (2019).
Тәрҗемәи хәле 1983 елның 8 сентябрендә Уфа шәһәрендә туа. Әлфредның әтисе Әмир Дәүләтшин тумышы белән Гафури районының Ялгызкаен авылыннан, отставкадагы милиция полковнигы, озак еллар юрист булып эшләгән. Әтисе ягыннан картатасы мулла була, 90 нчы елларда шул ук авылда мөселман мәхәлләсе оештыра; әнисе — пенсиядәге стоматолог, Уфада туа, әмма әти-әнисе тумышы белән Авыргазы районының Корманай авылыннан. Милләте буенча татар. Кечкенәдән татар телендә сөйләшә. 6 яшендә әти-әнисе ярдәме белән Әлфред исламны өйрәнә башлый. Мәктәпне медаль белән тәмамлый. Студент буларак 2004 елда «Трилистник групп» эре инвестиция компаниясендә«Трилистник групп» уходит в прошлое юрист вазифасында эшли башлый. 2005 елда БДУның юридик факультетын яхшы билгеләргә тәмамлый, шул ук елда беренче тапкыр хаҗ кыла. Адвокатлык эшчәнлеген 2008 елда башлаган. 2019 елда Казан ислам университетын тәмамлый, шул ук елның августында «Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана, элек анда имамның ярдәмчесе һәм мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе булаПредставитель ВКТ Альфред Давлетшин: Тяжело было удержать нападение Радия Хабирова. Шул ук елның декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының БРдагы вәкиллеге рәсми рәвештә ачыла, анда Әлфред Әмир улы аның вәкиле итеп билгеләнәВ Уфе открыли официальное представительство всемирного конгресса татар.
Күргәзмәләре
«ТАССРның 100 еллыгы» медале (2022).
Гаилә һәм шәхси тормыш Өйләнгән. Тормыш иптәшенең тамырлары — Чакмагыш һәм Шаран районнарыннан. Өч бала тәрбияли.
Искәрмәләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
Төркем:Уфада туганнар