Домéникос Теотоко́пулос (юнан телендә: Δομήνικος Θεοτοκόπουλος, IPA-el: ðoˈminikos θeotoˈkopulos; 1541 елның 1 октябре — 1614 елның 7 апреле), киңрәк күбрәк Эль Греко (IPA es: el ˈgɾeko; «Грек») исеме астында мәгълүм — Испан Яңарышы грек рәссамы, сынчысы һәм архитекторы булган. Эль Греко кушамат булган, Теотокопулос «Эль Греко» кушаматына кешене килеп чыгыш иле яки шәһәре буенча билгеләү йоласы булган Италиядә алган. «Эль» артикленең кызык формасы венециан теленнән булырга мөмкин, яки күбрәк ихтималы булып испан теленнән, гәрчә испан телендә аның исеме «Эль Гриего» булыр иде. Крит остасы Италиядә һәм Испаниядә гадәттә «Доминико Греко» дип мәгълүм булган һәм «Эль Греко» дип үлеменнән соң аталган булган.Замандашы мәгълүматы буенча Эль Греко исемен килеп чыгыш урыныннан гына түгел, ә сәнгате нечкәлегеннән алган: «Ул зур абруеннан Грек дип аталган булган (итальян телендә: Il Greco)» (Эль Греко үлеменнән соң берничә елдан соң язылган Хроникаларында Джулио Чезаре Манчини комментарие.P. Prevelakis, TheotocópoulosBiography, 47 һәм рәссам рәсемнәрен гадәттә Грек хәрефләре белән тумыштан бирелгән тулы исеме белән имзалаган һәм еш Κρής (грекча: Krḗs) сүзен өстәгән, аның борынгы юнан телендә мәгънәсе «Критлы». Эль Греко шул вакытта Венеция республикасы, Италия өлеше һәм пост-Византия сәнгате үзәге булган хәзерге Критта Кандия патшалыгында туган булган. Ул 26 яшендә башка грек рәссамнары кебек Венециягә сәфәр кылганчы өйрәнгән һәм шул традициянең остасы булган.J. Brown, El Greco of Toledo, 75-77 1570 елда ул Римга күчкән, анда ул остаханә ачкан һәм эшләр сериясен башкарган. Италиядә торганда Эль Греко стилен маньеризм һәм шул вакытның берничә бөек рәссамнарыннан, билгеләп үтелергә тиешләрдән Тинторетто һәм Тицианнан Венеция Яңарышы элементлары белән баеткан. 1577 елда ул Испаниягә, Толедога күчкән, анда ул үлеменә кадәр яшәгән һәм эшләгән. Толедода Эль Греко берничә зур түләү кабул иткән һәм «Толедо манзарасы» һәм «Бишенче мөһер ачылу» кебек иң яхшы картиналарын җитештергән. Эль Греконың драматик һәм экспрессионистик стиле замандашлары тарафыннан гаҗәпләнү белән кабул ителгән булган, әмма 20-нче гасырга хуплауга ия булган. Эль Греко экспрессионизмның да, кубизмның да алдан килүчесе дип таныла, шул ук вакытта аның шәхесе һәм эшләре Райнер Мария Рильке һәм Никос Казантзакис кебек шагыйрьләр һәм язучылар өчен илһамлану чыганагы булган. Эль Греко хәзерге галимнәр тарафыннан шулкадәр индивидуальлеккә ия рәссам булып хаслана ки, ул бернинди шартлы мәктәпкә дә карамый. Ул Византия һәм Көнбатыш рәсеме традицияләрен кушып борылмалы озынайтылган гәүдәләре һәм еш фантастик яки фантасмагорик пигментация өчен мәгълүм.M. Lambraki-Plaka, El Greco — The Greek, 60

Биографиясе

Гаилә һәм иртә еллар

Эль Греко 1541 елда Крит утравында Фоделе авылында яки Кандия шәһәрендә (хәзер Ираклион) мөгаен Венециягә каршы восстаниедән соң Ханьядан Кандиягә куылган бай гаиләдә 1526 һәм 1528 ел арасында туган.M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 40-41. Эль Греконың әтисе Георгиос Теотокопулос (1556 елда үлгән), сәүдәгәр һәм салым җыючы булган. Шулай ук юнан булган аның әнисе турында бернәрсә дә мәгълүм түгелM. Scholz-Hansel, El Greco, 7* M. Tazartes, El Greco, 23. Эль Греконың абыйсы, Мануссос Теотокопулос (1531—1604 елның 13 декабре) бай сәүдәгәр булган һәм тормышының соңгы елларын (1603—1604) Эль Греконың Толедо йортында үткәргәнM. Scholz-Hansel, El Greco, 7*.

Яшь чагында Эль Греко Крит мәктәбе кысаларында иконалар язу өйрәнгән. Моннан тыш, ул, мөгаен, борынгы юнан телен һәм латин телен өйрәнгән, моның турында аның үзеннән соң калдырган юнан телендә Тәүратны һәм Вазариның аннотацияләнгән басмасын керткән 130 томлы «эш китапханәсе» сөйлиRichard Kagan in, J. Brown, El Greco of Toledo, 45. Кандия сәнгатьләр үзәге булган, анда көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәният гармоник рәвештә бергә яшәгән, анда XVI гасыр дәверендә Италиянеке өлгесе буенча рәссамнар гильдиясен оештырган ике йөз тирәсе рәссам иҗат иткән. 1563 елда, 22 яшендә Эль Греко документларның берсендә «оста» («маэстро Доменико») буларак искә алынган, бу аның тарафыннан оста статусына ирешкәнен һәм үз остаханәсен оештырырга мөмкинчелекне аңлатаJ. Brown, El Greco of Toledo, 75. Өч ел соңрак, 1566 елның июнендә имзаланган контрактның шәһите булып, ул μαΐστρος Μένεγος Θεοτοκόπουλος σγουράφος (оста Менегос Теотокопулос, живописец) дип имза куйган. Өйрәнүчеләрнең күпчелеге Теотокопулосларны «бик ихтимал грек православиесенә караган гаилә» дип фараз итәләрX. Bray, El Greco, 8* M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 40-41, әмма кайбер католик чыганакларда каршы карашлар бар. Эль Греко күп Европаның католик өлешләренә күчкә грек фән һәм сәнгать эшлеклеләре кебек Криттан киткәннән соң католиклыкка күчкән һәм Испаниядә католиклык практикалаган, анда васыятендә үзен «дини католик» дип тасвирлаган дип раслана. Шулай да, 1960-ынчы еллар башыннан Николас Панайотакис, Панделис Превелакис һәм Мария Константудаки кебек галимнәр тарафыннан үткәрелгән киң архив өйрәнүләр нәтиҗәләре Эль Греко һәм аның бабаларының грек православиесенә караганына төгәл күрсәтә. Аның исеме католик чукынулар язмаларында искә алынмаган, ә аның абыйсы православ дин әһеле булганP. Katimertzi, El Greco and Cubism. Превелакис тагын да алга барып, Эль Греконың гомумән католиклык тотканында шик күрсәтәH.E. Wethey, Letters to the Editor, 125—127.

Крит чорының иң әһәмиятле эшләренең берсе аның темпера һәм агачта алтын капланыш белән ясалган 1567 елда киткәнче бераз гына вакыт алдан ясалган «Богородица Успениесе» иконасы булган, ул пост-Византия һәм Италия маньеризм стилистик һәм иконографик элементларын берләштерә һәм Крит мәктәбе стилистик элементларын кертә. Аның иҗатына караган башка эшләр арасында "Модена триптихы"н, «Ходай Анасын бала белән ясаучы Изге Лука» һәм "Волхвларның иелеш ясавы"н искә алырга кирәкD. Alberge, Collector Is Vindicated as Icon is Hailed as El Greco. 1563 елда, 22 яшендә, Эль Греко инде асаба рәссамнар гильдиясе остасы булган, үзенең остаханәсе җитәкчелегендә дип фараз ителәN.M. Panayotakis, The Cretan Period of Doménicos, 29. Берничә елдан соң ул Венециягә киткән һәм Критка беркайчан да кайтмаган.

Италия

1211 елдан бирле Крит Венециягә караганга күрә яшь Эль Греко өчен карьерасын анда дәвам итәргә табигый булган. Аның күчешенең төгәл датасы төгәл мәгълүм түгел, галимнәрнең күпчелеге бу якынча 1567 елда булган дип фараз итә. Аның Италиядә булуы турында мәгълүмат әз. Ул анда 1570 елга кадәр торган һәм мәшһүр миниатюрист булган дусты Джулио Кловиога язган хатыннан 80 яшен узганына карамастан һаман да егәрле булган Тицианның «дәвамчыларыннан» булган. Бу аның Тициан остаханәсендә эшләгәне, ә бәлки юк икәнен аңлатырга мөмкин. Кловио Эль Греконы «сирәк сәләт рәссамы» дип хаслаганM. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 42. 1570 елда Эль Греко Римга киткән, анда ул Венециядә өйрәнгәне ачык чагылган берничә эш ясаган. Римда күпме калганы мәгълүм түгел, кайбер мәгълүматлар буенча ул Испаниягә китүенә кадәр Венециягә кайткан (як. 1575—1576)A.L. Mayer, Notes on the Early El Greco, 28. Римда Джулио Кловио рекомендациясе буенчаHerbermann, Charles, ed. (1913). «Domenico Theotocopuli (El Greco)». Catholic Encyclopedia. New York: Robert Appleton Company. ул палаццо Фарнезеда кабул ителгән булган, анда кардинал Алессандро Фарнезе шәһәрнең сәнгать һәм интеллектуаль тормышының үзәген барлыкка китергән. Анда Эль Греко галим Фульвио Орсинины кертеп шәһәрнең интеллектуаль элитасы белән танышкан, аның тукымалар тупланмасы Эль Греконың җиде картинасы белән баетылган булган, алар арасында"Синай тавына манзара" һәм Джулио Кловио портреты булганM. Scholz-Hansel, El Greco, 19. Венециягә килгән башка Крит рәссамнарыннан аермалы буларак, Эль Греко стилен шактый үзгәрткән һәм үзен дини сюжетларның яңа һәм гадәти булмаган интерпретацияләрен эшләп чыгарып чагылдырганR.G. Mann, Tradition and Originality in El Greco’s Work, 89. Аның Италия чоры эшләре Венеция Ренессансы стиле йогынтысында ясалган — Тинторетто эшләре турында искә төшерүче озынайтылган фигуралар һәм аны Тициан белән берләштерүче төсле хроматик гамма. Венеция осталары аны ачык яктылык тирәсендә күп фигуралы композицияне оештырырга өйрәткәннәр. Кловио язганча Эль Грекога бер җәйге көнне килгәндә, рәссамны караңгы бүлмәдә тапкан, ул караңгылык "эчке яктылыгы"на комачаулаучы көндезге яктылыкка караганда фикерләү өчен алкышлы дип аңлатканM. Acton, Learning to Look at Paintings, 82. Римда булу Эль Греко стиленә маньеризм элементларын керткән — сәер перспективаны, киеренке позаларны һәм кайнар ишарәләрне.

Эль Греконың Римга килү вакытына, Микеланджело һәм Рафаэль бу дөньядан киткән булган инде, әмма һаман да яшь рәссамнар өчен кабатлау өчен мисал булып торганнар. Эль Греко үз рәссам карашларын, фикерләрен һәм стилен яклап Римда үз эзен калдырырга ният тулы булганM. Scholz-Hänsel, El Greco, 20* M. Tazartes, El Greco, 31-32. Ул Корреджо һәм Пармиджаниноны мактап аерып күрсәткәнM. Kimmelman, El Greco, Bearer Of Many Gifts , әмма Микеланджеллоның "Кыямәт суды"н оялмыйча тәнкыйтьләгән һәм папа Пий V-кә яңа кырысрак католик карашлар буенча фресканы тулысынча яңадан ясарга киңәш иткәнM. Scholz-Hänsel, El Greco, 20. Аны соңрак Микеланджело турында нәрсә уйлаганын сорагач, Эль Греко «ул яхшы кеше булган, әмма рәсем ясый бер дә белмәгән» дип җавап биргәнM. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 47-49. Парадокс — Микеланджелоны тәнкыйтьләп һәм хөкемләп Эль Греко йогынтысыннан арына алмавын тапканA. Braham, Two Notes on El Greco and Michelangelo, 307—310* J. Jones, The Reluctant Disciple . Ул рәссамның соңрак эшләрендә дә, мәсәлән, "Гайсә исеменә иелеш"тә чагылаL. Boubli, Michelangelo and Spain, 217. «Гайсә сәүдәгәрләрне храмнан куа» эшендә мәшһүр рәссамнарның образларын кулланып (Микеланджело, Тициан, Кловио һәм, фараз иткәнчә, Рафаэль) Эль Греко осталарга ихтирамын күрсәтеп кенә калмаган, ә алар белән көндәш булырга максатын игълан иткән. Үз сүзләре күрсәткәнчә, Эль Греко Тициан, Микеланджело һәм Рафаэльне кабатлау өчен өлгеләр дип санаган. XVII гасыр "Хроникалары"нда Джулио Манчини Эль Греконы Микеланджело карашларын янә карап чыгарга карар иткән рәссамнар рәтенә кертә.

Традицион булмаган рәссам карашларына (мәсәлән, Микеланджелоны илтифат итмәү) һәм шәхси хасиятләренә күрә Эль Греко Римда тиз күп санлы дошманнарга ия булган. Архитектор Пирро Лигорио аны «мокыт чит ил кешесе» дип атаган, ә күптән түгел табылган архив материалларында аның рәссамны сараеннан куган Фарнезе белән талашы чагылганM. Tazartes, El Greco, 32. 1572 елның 6 июнендә Эль Греко шуңа рәсми шикаять биргән. Берничә айдан соң, 1572 елның 18 сентябрендә Эль Греко Рим Изге Лука гильдиясенә рәссам-миниатюрист буларак әгъза кертемен түләгәнBrown-Mann, Spanish Paintings, 42. Ел ахырында ул үз остаханәсен ачкан һәм ярдәмчеләр итеп Латанцио Бонастри де Лучиньяно һәм Франсиско Пребосте рәссамнарын яллаган.

Испания

Толедога күчүе

1577 елда Эль Греко Мадридка киткән, ә аннан Толедога, анда ул соңыннан төп эшләрен ясаган* M. Tazartes, El Greco, 36. Ул вакытта Толедо «данлыклы үткән, чәчәк атучы хәзерге заманы һәм билгесез киләчәге» белән күп кешеле шәһәр һәм Испаниянең дини башкаласы булганBrown-Kagan, View of Toledo, 19. Римда Эль Греко кайбер интеллектуалларның ихтирамын казанган, әмма шулай ук тәнкыйтьчеләр дошманлыгы белән очрашканM. Tazartes, El Greco, 36. 1570-енче еллар чорында Испания короле Филипп II Эскориал монастырь-сараен төзегән һәм эчке җиһазланыш өстендә эш өчен осталар эзлгәндә шактый катлаулыкларга очраган. Тициан шул вакытка үлгән булган инде, Тинторетто, Паоло Веронезе һәм Антонис Мор Испаниягә барудан баш тартканнар. Филипп әзрәк сәләтле булган Хуан Фернандес де Наварретега мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган, аның gravedad y decoro («җитдилеге һәм әдәплелеге») королнаходили одобрение у короля. Әмма 1579 елда Фернандес үлгән булганTrevor-Roper, Hugh; Princes and Artists, Patronage and Ideology at Four Habsburg Courts 1517—1633, Thames & Hudson, London, 1976, pp. 62-68.