Гусукума Сэйхо (城間 清豊, гусукума сэйхо:, 1614—1644)Гусукума ай календаре буенча 10-ынчы айның 18-енче көнендә туган булган, бу григориан календаре буенча 1614 елның 19 ноябренә туры килә — Рюкю корольлегендә сарай яны рәссамы. Шулай ук Дзи Рё (自了, дзи рё:) һәм кытайлаштырылган Цинь Кешэн (кытай телендә: 欽可聖, qīn kěshèng, яп. Кин Касэй) исемнәре астында мәгълүм«Gusukuma Seihô ». Kotobank.jp. Accessed 6 October 2009..
Сэйхо Рюкюның башкаласы Сюрида затлы гаиләдә туган. Сэйхоның әтисе музыкант булган, әмма Сэйхо үзе тумыштан чукрак булган«Hakutaku no zu ». Arts of Okinawa. Okinawa Prefectural Government. 2003. Accessed 6 October 2009., шуңа күрә ул көчләрен башка агымга юнәлтергә булган һәм үзлектән рәсем ясарга өйрәнгән«Ji Ryô.» Okinawa rekishi jinmei jiten (沖縄歴史人名事典, «Encyclopedia of People of Okinawan History»). Naha: Okinawa Bunka-sha, 1996. p 44.. Ул Кытай картиналарыннан өйрәнгән, алар аның стилена зур йогынты ясаган.
Яшь рәссам турында белгәч, король Сё Хо аны сарай янына чакырган, ә шуннан соң аны Дзи Рё исеме белән атаган. Аның картиналарын күргән Кытай илчеләре аны иң яхшы Кытай рәссамнары белән чагыштырганнар, ә Токугаваларда сарай яны рәссамы Кано Ясунобу 1634 елда Гусукума картиналарның берсе илче белән Эдога эләккәч аның сәләтен мактаган дип әйтәләр.
Сэйхноның берәүдән башка барлык эшләре Окинава өчен сугышлар вакытында юк ителгән булган. Аның авторлыгын раслый торган бер генә калган, ул Окинава префектурасы музеенда саклана һәм Япониянең гаять әһәмиятле мәдәни һәйкәле статусына ия. Анда Япониядә хакутаку, ә Кытайда байцзэ буларак мәгълүм фантастик хайван сурәтләнгән.
Искәрмәләр «Ji Ryô .» Okinawa konpakuto jiten (沖縄コンパクト事典, «Okinawa Compact Dictionary»). Ryukyu Shimpo. 1 March 2003. Accessed 6 October 2009.
Төркем:Рәссамнар