Луи де Булонь (шулай ук Буллонь, әдәбиятта Кечесе дип атала (француз телендә: Louis de Boullogne, le Jeune; 1654 елның 19 ноябре, Париж — 1733 21 ноябре, шунда ук)) — француз живописецы, гравёры, профессор (1693), Король живопись һәм сынчылык Академиясенең директоры (1722 елдан бирле).
Тәрҗемәи хәле Луи де Булонь 1654 елның 19 ноябрендә Le Vieux буларак мәгълүм Луи де Булонь (тулы адашы) дигән рәссамның (1609—1674) гаиләсендә туган. L’Aîné (1649—1717) буларак мәгълүм Бон Булонь Олысы һәм рәсимә Мадлен Булоньның (1646—1710) туганы. Беренче рәсем ясау сабакларын әтисе җитәкчелеге астында алган. 18-енче яшендә инде академик премиягә лаек булган һәм король хисабына Италиягә өйрәнергә җибәрелгән булган. Парижга кайтканнан соң күбесенчә дини сюжетлар өстендә эшләгән. 1681 елда Король живопись һәм сынчылык Академиясе әгъзасы булган, 1693 елда – Академия профессоры, 1722 елда – аның мөдире, ә 1725 елда Людовик XV-нең «беренче король живописецы» титулына ия булган. Луи де Булонь 1733 елның 21 ноябрендә туган шәһәрендә үлгән. Аның мәшһүр өйрәнчекләре арасында Николя Бертен. Иҗады Дини, мифологик һәм тарихи темаларга художество композицияләрен ясаган. Версаль капелласының плафонын бизәгән. Людовик XV кушуы өчен гобеленнар мануфактурасы өчен Рафаэльнең әсәрләренең рәт күчермәсен ясаган. Луи де Булонь Кечесе картиналарына композиция гадилеге, рәсем дөреслеге һәм яктылык һәм күләгәнең уңышлы таратылышы хас. Рәссамның тукымалары күбесенчә Парижда Париж Ходай Анасы соборында, изге Августин капелласында, Версаль капелласында һ.б. сакланган. Аның күп картиналары шул заманның иң яхшы гравёрлары тарафыннан бакырда гравирланган булган.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:Рәссамнар