Шәҗәрәи төрек - 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылган китап. XVII гасырда Урта Азиянең Өргенч һәм Хива ханлыкларында яшәп иҗат иткән, Алтын Урда дәүләте ханнарының нәселеннән булган Әбелгазый Баһадир хан бине Гарәб Мөхәммәд әл-Чыңгызый әл-Хәрәзминең Чыңгыз хан нәселе шәҗәрәсен тасвирлар язган "Шәҗәрәи төрек" (1664-1665) әсәре басмага текстологик яктан Габделгалләм Фәезханов тәрҗемәсе буенча әзерләнде. Гарәп графикасындагы текстны гамәлдәге язуга күчерүчеләр, искәрмәләр һәм күрсәткечләрне төзүчеләр: Марсель Әхмәтҗанов, Әдибә Сабирова. Китапның тиражы - 1000 д. Сылтамалар Төркем:2007 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Шәҗәрәи төрек (китап) · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.