هَ (татарчадан "фәтхәи хәрфия") Сүз азагында Һәнең нечкә [ә] авазын белдергән очрагы. Гыйльми мәҗлес боерыгыннан соң татар сүзләрнең фәкать ахырында язу рөхсәт ителгән.

XX гасыр беренче чирегендә Әхмәдһади Максуди үзенең имля проектында "фәтхәи хәрфиягә" яңа исем бирә "һәи рәсмия", рәсми, законлашкан һәгә. Әхмәдһәди Максуди имля проектында татар телендә ул монфәсалә хәрефе дип язылган мөттәсаләлеген югалтып. Язылышы буенча монфәсалә хәрефләр төркеменә керә. Бу хәрефне Әхмәдһади Максуди сүз башында, уртасында һәм ахырында тәкъдим итә.

Тарихы

Гарәп вә фарсы телендә ه(һә) һәм аның ة(һәи-марбута)төрләре. Гәрап графикасы тарала башлагач. Алынма сүзләрнең ахырындагы ه(һә) [ә] һәм һ авазын белдергән очраклары булган. Ул:

Гарәп телендә җенес төрләрен күрсәткән ة(тәи-марбута). Фарсы теле имлясендә тәи-марбута гади ه һә (Фәтхәи хәрфия) белән күрсәтелгән.

Әммә һәнең сүз башында вә сүз уртасында язмак очрагы булмаган. Татарлашкан сүзләрдә график принципка буйсынып язылган.

1899 елгы гыйльми мәҗлес боерыгы

1899 елның июнь аенда Уфада тел, имля һәм мәгариф мәсьәләре буенча мәҗлес гыйльми(фәнни конференция) үткәрелә. Атна буе дәвам иткән бу мәҗлескә кырык-иллегә якын мөгаллим һәм галим-голәмә җыела. Анда яңа чор мәктәпләре өчен программалар төзелә һәм имля берләштерү карары кабул ителә. Ул карарда Фәтхәи хәрфиясе (ә) кәлимәләрнең фәкать ахырында язылырга дип нәтиҗәгә киләләр. +Фәтхәи хәрфия очракларыМ. Корбангали вә Ш. Рамазан хәрефләре беләнإيسكي إملاМ. Корбангали вә Ш. Рамазан хәрефләре беләнإيسكي إملاКөләكولهАлыргаآلورغهКиләكيلهСанаргаصانارغهНәнәناَنهӘхмәдкәاحمد كه

Әхмәдһади Максудиның һәи-рәсмиясе. Әхмәдһади Максуди имля проектында сүз башында, уртасында, ахырында [ә] авын белдермәк өчен һә хәрефенең төрен һәи-рәсмия монфәсалә хәрефе дип язмакны тәкъдим иткән.Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б +Һәи-рәсминең 4 төрле җирдә язылып кителешеАерым язылышыСүз ахырында язылышыСүз уртасында язылышыСүз башында язылышыРәсми монфәсалә хәрефе дип татар әлифбасына кертмәк очрагыئهىهىه ئه

Мисаллар: +Ә авазының язу төрләре.Иске имляКаюм Насыйри ишәрә осулыӘхмәдһади Максуди имля проектыКириллицадаاتاچاَتاَچئه ته چәтәчبلانبلاَنبله نбеләнأگراَگرئه گه رәгәр

Тагын кара

Иске имля Иске имлянең җәдиди чоры ه Һә ة Тә-марбута اَ Өст билгеле әлиф

Чыганаклар