Иоганн Кристоф Фриш (немец телендә: Johann Christoph Frisch; 1738 елның 9 феврале, Берлин, Пруссия - 1815 елның 28 феврале, шунда ук) – немец сарай яны рәссамы, живописец, рәсем ясаучы, офортист, педагог, Пруссия король сәнгать академиясе мөдире, тупланма җыючы. Тәрҗемәи хәле Гравёр улы. Табигать сынаучысы, Берлин фәннәр академиясе әгъзасы Иоганн Леонгард Фриш оныгы.
Беренче осталык сабакларын әтисеннән алган. Соңыннан тарихи живописец Бернхард Родедан өйрәнгән. Үзеннән өйрәнүне дәвам иткән - Сан-Суси сараенда картиналарның күчермәләрен ясау белән шөгыльләнгән. 1765-1768 елларда белем алу сәфәре белән Римда булган, моны финанс ягыннан Фридрих II яклаган. Рафаэль, Карраччи һәм Гвидо Рени әсәрләре белән танышкан. 1774 елда сарайның Яшма залында “Яраннары белән Венера” плафон картинасын барлыкка китергән - Потсдамда Сан-Суси паркында Яңа пулатлар. Пруссия короле Фридрих II сарай янында сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән. 1770 елда Берлин сәнгать академиясенең әгъзасы, 1786 елда - ректоры, 1801 елда – вице-мөдире һәм 1805 елдан бирле мөдире булган, анда ул “практик живопись” өйрәткән. Аның өйрәнчекләре арасында Х. Тангерман. Мәшһүр рәссам-портретист һәм тарихи рәссам һәм шулай ук сәнгать әсәрләре тупланмалары җыючысы. Бакчасында Шпандау капкалары алдында беренче тут агачлары үстергән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Frisch, Johann Christoph Төркем:Рәссамнар