Gayazovs Brothers () ― Россия музыкаль төркеме. Ике бертуган ― Тимур һәм Ильяс Гаязовлардан тора. Warner Music Russia лейблы астында музыка чыгаралар.
Тимур ― җырлар авторы һәм башкаручы, Ильяс ― продюсер, җырлар авторы һәм башкаручы.
2019 елның 15 мартында чыгарылган «Кредо» альбомы 14 атна дәвамында Россиядә Apple Music альбом чартының топ-10 эченә кергән. Музыка белгече InterMedia порталы өчен үзенең рецензиясендә Гаязовлар башкарган музыканы «R'N'B катнашмасы, манералы „вокодерлы“ җырлау, аз гына сизелерлек көнчыгыш колоритын өстәү» дип тасвирлаган.
Бертуганнар турында мәгълүмат Ильяс һәм Тимур Гаязовлар ― бертуганнар. Әтиләре Ихтыяр, әниләре Татьяна, милләте буенча татарлар Братья Гаязовы — биография и личная жизнь певцов. Рамблер/кино, 27.04.2022. Бертуган Гаязовларның олысы Ильяс Казанда туганИльяс Гаязов Вконтакте, өч елдан соң, гаилә Мәскәүгә күчеп килгәч, Тимур дөньяга килгән Тимур Гаязов Вконтакте. Гаиләдә Мария исемле кече сеңелләре барMariya Yam Вконтакте.
Әти-әниләре үзләре иҗади шәхес булмасалар да, балаларда балачактан ук музыкага мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Гаилә югары керем белән аерылып тормаганга, балаларга музыка мәктәбенә йөрергә туры килмәгән. Алар өйрәнгәннәрнең барысы да ― бушлай секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрү нәтиҗәсе.
Югары сыйныфларда укыганда ук Ильяс әти-әнисенең киңәше белән медицина көллиятенә укырга кергән. Абыйсы эзеннән Тимур да киткән. Укуларын уңышлы тәмамлап, ике егет тә җирле хастаханәгә практикага эләккән. Акча эшләү өчен егетләр төзелештә һәм пластик тәрәзәләр җитештерү буенча компаниядә йөк ташучы булып эшләгән.
14 яшендә Тимур җырлар өчен текстлар яза башлаган һәм аларны дуслары даирәсендә үзе башкарган. Бу ― рэп, поп-юнәлешләре һәм 1990-елларның башка модалы тенденцияләре була. Тимурның дебют демолары ул мөстәкыйль рәвештә Adobe Audition программасын өйрәнгәч, барлыкка килгән.
Ильяс энесенә кушылган, шулай итеп GAYAZOV BROTHERS дуэты барлыкка килгән, һөнәри карьера юнәлешендә беренче адымнарын ясаган.
Gayazovs Brothers дуэты Беренче җырлары фәкать лирик характерда булган. Җырчылар үсү белән бергә аларның әсәрләре дә модернизацияләнгән. Заманча трендлар һәм җанатарларның сораулары белән бергә барып, алар шулай да үз әсәрләренең индивидуальлеген, стилен һәм бирүләрен саклап кала алган. Һәм әлегә кадәр алар үзләренең авторлык стиленә тугъры. Барлык әсәрләрендә дә диярлек татар музыкасының традицион ноталары бар.
Дуэтның беренче дебют башкаруларын интернет киңлекләрендә табарга була. 2013 елда ук Гаязовлар ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең беренче «Тысяча молитв» трегын тәкъдим иткән. Бу мәйданчык аларны алга этәрү өчен башлангыч пункт булган. Вакытлар узу белән, егетләр яшьләр кичерешләре турындагы лирик җырлардан читкә китеп, тамашачыларга торган саен сыйфатлырак заманча продукт бирә башлаган. Кагыйдә буларак, бер трекны абыйлы-энеле Гаязовлар ремикслар өчен нигез итеп ала. Нәтиҗәдә, тыңлаучылары бик яхшы кабул иткән өч-дүрт трек барлыкка китерәләр.
2015 елда дуэт турында җитди сөйли башлыйлар. «Верните в моду любовь» җыры җанатарларны гына түгел, ә клип төшерергә ярдәм иткән кешеләрне дә кызыксындыра алган. Роликның бюджетлылыгына, локацияләрнең һәм аксессуарларның гадилегенә карамастан, ул Россиянең зур тавыш яздыру компанияләре өчлегенә кергән грамзапись студияләренең берсе ― (WMG) игътибарын җәлеп иткән. WMG егетләрне үз канаты астына алган, һәм дуэтка үз эшчәнлеген үстерү өчен күп санлы ресурслар ачылган.
Ильяс белән Тимур беренче җитди керемнәрен «Кредо» пластинкасын яздыруга юнәлдергәннәр. Бу ― төрле зәвыклы тамашачының музыкаль ихтыяҗларын канәгатьләндергән җыентык. 2020 елга абыйлы-энеле Гаязовлар популярлык казанган. Алар исәбендә ― берничә альбом һәм клип, иң яхшы яздыру студияләре белән хезмәттәшлек һәм Мәскәүнең Лужники стадионында чыгыш ясау.
Карьераларының бик тиз үсүенә карамастан, егетләр икәү эшләүне өстен күрә һәм продюсерлар һәм авторлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта.
Дуэт стиленең үзенчәлеге Блогерлар, тәнкыйтьчеләр һәм егетләрнең җанатарлары бер фикердә килешә, егетләрнең теләсә нинди трегы — ул хит. Һәрбер җыр шундук диярлек саундтрек статусын ала, аны күп урыннарда ишетергә мөмкин. Моннан тыш, дуэт эшчәнлеге турында түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: стильләрнең гадәти булмаган ярашуы һәм үзенчәлекле башкарылуы аларны җәлеп итүчән итә, егетләр үзләре гади булып кала белә; дуэтның җырларын яратучылар арасында, кызыклы стилистик ярашулар һәм күчешләр булу нәтиҗәсендә, 15 яшьтән 30 яшькә кадәрге аудитория өстенлек итә, оригиналь треклар һәм ремикслар һәрвакыт тыңлау һәм йөкләп алү буенча рекордлар куя; башкару эмоциональлеге һәм энергиясе белән җәлеп итә; җырларның сүзләре истә калдыру өчен җиңел. Җыр текстларын Гаязовлар үзләре яза, алар авторлар хезмәтеннән файдаланмый. Нәкъ менә шуңа күрә аларның трекларының үзенчәлекле төп моментлары бар. Һәрбер җыр ― кешене, аның образын, халәтен, кичерешләрен тасвирлаучы тарих. Һәрбер җыр ― кечкенә тормыш. Шулай ук треклар шушы җырчыларга гына хас үзенчәлекле фишкаларга ия: моңлылык, аккордлар күчү, электрон эффектлар ― боларның барысын да башкаручылар үз эшчәнлекләренең бөтен чоры дәвамында эшләп килә һәм камилләштерә бара. Музыкантларның тере чыгышы ― кабатланмас шоу. Алар фан-зона белән эшли, контакт урнаштыра, җәлеп итә белә һәм концертларында тамашачыга катнашырга мөмкинлек бирә.
Дискография Студия альбомнары ИсемеМәгълүматИскәрмәВерните в моду любовь чистую... (как «Братья Гаязовы») Релиз: 15 февраль 2017 ел Лейбл: Warner Music Russia Формат: Санлы дистрибуцияКредо Релиз: 15 март 2019 ел Лейбл: Warner Music Russia Формат: Компакт-кассетаПошла жара Релиз: 17 июнь 2021 ел Лейбл: Warner Music Russia Формат: Компакт-кассета
Сингллар Ел Исеме Чартлар Искәрмә БДБ TopHitTopRadio &YouTubeHits TopHitTopRadioHits TopHitTopYouTubeHits2014«Only You»2015«Верните в моду любовь»«Ты красивая, как глаза матери»2016«Вены резались сами» 2018 «Кредо» 289 322 — «Карантин» «Клубника в шоколаде» «Ищи другого»2019«Эликсир молодости»«Чёрная пантера»«Упс, Салам!»«Самбука, Бомбей»«Порностар»«Коктейль Молотова»«Заполонила»«Галактические танцы»«Вкл / выкл»«Алко по акции»«До встречи на танцполе»2014914«Пьяный туман» 125 697 19«Увезите меня на Дип-хаус» 34 91 42020«По синей грусти» 218«Хедшот» 202«Я, ты и море» 73«Уедем в Марокко» (feat. NETU$IL)«Ты круче, чем…»«Плачь, но танцуй» 846«Позови на движ» 2122021«Ради танцпола» (совм. с Руки Вверх) 206«Пошла жара» (совм. с Filatov & Karas) 145«Малиновая лада» 79«Новогодняя»2022«Синий иней»«Девичник» 121«Спасай мою пятницу» 146«Фаина» 2372023«Любовь-зараза»«Июль, Анапа»«Невеста»«Нужна перезагрузка»«Что мне делать?» (совм. со Светой)2024«С днём рождения»«Врывайся»«Паттайя»«Выпускной»«Там, где кайф»«Тяжелый люкс» Видеоклиплар Ел Клип Режиссёр Альбом2014«Only You»Onyx clipальбомы юк2019«До встречи на танцполе»Александр РомановКредо«Пьяный туман»Сергей Вэйн«Увезите меня на Дип-хаус»Максим Курочкин rowspan="4" альбомы юк2020«Я, ты и море»Даниэль Ким«Плачь, но танцуй»2021«Ради танцпола» (feat. Руки Вверх)«Пошла жара» (feat. Filatov & Karas)ЮджинПошла жара«Малиновая лада»Даниэль Ким rowspan="2" альбомы юк«Новогодняя»2023«Невеста»Сергей ЧеркасовTBA«Нужна перезагрузка»2024«С днём рождения»YALUCH«Выпускной»Сергей Черкасов Фильмография Ел Фильм Режиссёр Роль2023 «Иван Васильевич меняет всё» Михаил Семичев, Роман Ким камео, «Малиновая лада» җырын башкару Бүләкләре Ел Премия Категория Нәтиҗә . 2020 «Новое радио Awards» Иң яхшы төркем Ел ачышы 2022 «Жара Music Awards» Ел Фан-клубы «Новое радио Awards» Иң яхшы төркем Иң яхшы коллаборация 2023 «Жара Music Awards» Ел төркеме
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт Братья Гаязовы — биография и личная жизнь певцов. Рамблер/кино, 27.04.2022
Төркем:Алфавит буенча музыкаль коллективлар исемлеге Төркем:Музыкаль дуэтлар