Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге (, ), 2005 елга кадәр — Кыргызстан язучылар берлеге () ― Кыргыз Республикасы профессиональ язучыларын берләштерүче иҗтимагый иҗат оешмасы. 2024 елның 22 апрелендә берлекнең XVI корылтаенда Язучылар берлеге рәисе итеп Каныбәк Иманалиев сайланганРуководство. Сайт Адабият.
Тарих
1927 елда Кыргыз үзәк педагогика техникумында (хәзерге Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли ) «Кызыл учкун» яшьләр әдәби түгәрәге оештырыла. 1930 елда аның нигезендә Кыргыз пролетар язучылары ассоциациясе төзелә«Кыргызстан» улуттук энциклопедиясы: 4-том. Башкы редактору Асанов Ү. А. К 97. Б.: Мамлекеттик тил жана энциклопедия борбору, 2012. 832 бет, илл. ISBN 9789967141049.
1932 елда ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» карары чыга, шуның белән бәйле рәвештә ВКП(Б) ның Кыргыз өлкә комитеты 1932 елның 16 июлендә «Кыргыз пролетар язучылар ассоциациясен Кыргызстан Язучылар берлеге итеп үзгәртеп оештыру турында» карар кабул итәО союзе. Сайт Адабият. 1934 елда Кыргызстан Язучылар берлегенең беренче корылтае була. Съезд идарәне, секретариатны һәм рәисне сайлый торган югары орган булып тора.
Язучылар берлегендә проза, шигърият, драматургия, тәнкыйть, балалар әдәбияты, әдәби тәрҗемә иҗади секцияләре, шулай ук рус язучылары секциясе һәм берлек әгъзаларын җыю белән шөгыльләнүче комиссия булдырылган.
1966 елда Язучылар берлегенең Ош бүлеге, соңрак Кыргызстанның барлык өлкәләрендә бүлекчәләр оештырыла.
2005 елдан Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге дип атала.
Рәсми басмалар Совет чорында язучылар берлеге «Кыргызстан маданияты» (Кыргызстан мәдәнияте) газетасын һәм «Чабуул» (Атака), «» һәм «Литературный Кыргызстан» (Әдәби Кыргызстан) журналларын чыгарган. Хәзерге заманда «Кыргыз адабияты» рәсми органы, «Адабий Ала-Тоо» газетасы һәм «Жаңы Ала-Тоо» журналы чыга Жаңы Ала-Тоо 2009 №1 .
Язучылар союзы каршында СССР Әдәби фонды бүлеге, матур әдәбиятны пропагандалау бюросы һәм «Арашан» иҗат йорты эшләгән.
Хәзерге вакытта берлектә 600 гә якын язучы бар Кыргызский национальный союз писателей. injournal.ru.
Берлек рәисләре 1934—1937: Аалы Токомбаев 1937—1940: Темиркул Өмүталиев 1944—1954: Аалы Токомбаев һәм Касымалы Баялинов 1954—1960: Азиз Салиев 1969—1971: Токтоболот Абдумомунов 1971—1986: Тендик Аскаров 1986—1991: Чыңгыз Айтматов 1991—1995: Асан Жакшылыков 1995—1996: Жунай Мавлянов 1996—2004: Надырбек Алымбеков 2004—2006: Жалил Садыков 2006—2007: Анатай Омурканов 2007—2009: Омор Султанов 2009—2011: Абдрахман Алымбаев 2011—2014: Чолпонбек Абыкеев 2014—2019: Акбар Рыскулов 2019—2024: Нурлан Калыбеков 2024—:Каныбек ИманалиевКаныбека Иманалиева избрали председателем Союза писателей Кыргызстана. culture.akipress.org, 23.04.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар adabiyat.kg Официальный сайт Национального союза писателей Киргизской Республики
Моны да карагыз :Төркем:Кыргыз язучылары Төркем:Әлифба буенча оешмалар Төркем:1934 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Кыргызтанның иҗтимагый оешмалары Төркем:Язучылар берлекләре Төркем:Кыргыз әдәбияты Төркем:Кыргыз язучылары