Чекко Браво (итальян телендә: Cecco Bravo) — Италия живописецы. Флоренция мәктәбе маньеризм вәкиле Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 .

Тәрҗемәи хәле Чекко 1601 елда Флоренциядә туган. «Чекко» исеме «Франческо»дан кечерәйтелгән исем булып тора. Живописьне Джованни Биливертидан өйрәнгән һәм шулай ук Сигизмондо Коккапанига якын булган. 1620-нче еллар башында Маттео Росселли остаханәсендә эшләгән. 1629 елга Чекко Браво үз остаханә хуҗасы булган. Аның хәзер иң мәгълүм булган эшләренең берсе — Сан-Марко монастыренда Мадонна, Изге Иоанн һәм фәрештәләр сурәте белән фреска (1628—1629) һәм Флоренциядә «Мәрхәмәтлелек» картинасы (Сантиссима-Аннунциата базиликасы). 1633 елда 1601 елда Бернардино Поччетти башлаган серияне дәвам итеп Пистояда Сантиссима-Аннунциата чиркәве өчен мәҗнүн Бонавентура Бонаккорси тормышыннан сәхнәләр белән алты люнет ясаган. Ул шулай ук Импрунетада (Тоскана) Меццомонтеда Корсини вилласы өчен “Орландо Фуриозо” (“Ярсулы Роланд”, 1631) романыннан балалар уеннары һәм хикәяләр сурәте белән фриз ясаган. Флоренциядә Каза-Буонарроти (Микеланджело йорты) китапханәсе өчен Браво аллегорик Дан сурәтләнешен ясаган. Әмма бик җентекләп бирем кушкан һәм шулай итеп иҗади азатлыгын кыскан заказчы белән ачуланышкан, шуңа күрә эшне башка рәссамнарга эшләп бетерергә туры килгән: Джованни да Сан-Джованни, Доменико Пулиго һәм Маттео Росселлига (Чекко Бравоның остазы) Mostra su Cecco Bravo. — Firenze: Casa Buonarroti, Catalogo Electa. 24 luglio — 30 settembre 1999. Флоренциядә Палаццо Питти өчен парад залларының берсен сарай интерьерын Виктория делла Ровере белән туе алдыннан яңартмакчы булган Лоренцо Медичиның токымы Фердинандо II Медичи заказы буенча Лоренцо Медичига багышланган фрескалар белән буяп бизәгән. Башта бу заказны Джованни да Сан-Джованни алган, ә аның үлеменнән соң росписьне бетерү өстендә Чекко Браводан тыш Оттавио Ваннини һәм Франческо Фурини эшләгән. Римда Палаццо Монтечиторио өчен Чекко Браво «Аврора» картинасын барлыкка китергән, Ванчетониның Ораториенда - (Джованни да Сан Джованни, Пьетро Либери һәм Вольтеррано кушаматлы Бальдассаре Франческини белән) стена росписьләрен ясаган.

1659 ел ахырында кардинал Леопольдо Медичи Чекко Бравоны Тироль графы Фердинанд II Габсбург хатыны Анна Гонзагага сарай яны рәссамы вазыйфасына киңәш иткән. Ул тәкъдимне кабул иткән һәм тормышының соңгы ике елын Инсбрукта уздырган, анда 1661 елның декабрендә үлгән дә.

Иҗаты Чекко Бравоның эшләре лакониклык һәм камерлык белән маньеризм алымнары кушыла. Сәнгать тарихчысы Анн Барсанти Чекко өчен “хас композицион схема”ны түбәндәгечә тасвирлаган: «Төп фигуралар (гадәттә икәү), эмоцияләрне борчылган ишарәләр белән чагылдыра; фон тирәнлексез һәм бары тик яктылык кабынулары атмосфераның әкияти икәнен күрсәтә» Barsanti A. «Cecco Bravo», 2003. — Grove Art Online . Сәнгать белгече Говард Хиббард үз чиратында Браво картиналарының караңгы хисен противопоставлял мрачную чувственность картин Браво подчёркнутому благочестию Карло Дольчиның ассызыкланган тәүфиклыгына каршы куйган. Картиналар һәм фресклардан башка, рәссамның иҗади мирасына күп рәсем керә, аларның күпчелеге хәзер Флоренциядә Уффици галереясендә һәм Маручеллиана Китапханәсендә саклана. Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Barsanti, Anne (2003). «Cecco Bravo». Grove Art Online. Chappell, Miles (1999). «Cecco Bravo|Florence». The Burlington Magazine. 141 (1159): 646—647. JSTOR 888547. Ewald, Gerhard (1960). «Hitherto Unknown Works by Cecco Bravo». The Burlington Magazine. 102 (689): 343—352. JSTOR 873040. Төркем:Рәссамнар