артист һәм конферансье Фәйзи Йосыпов белән бутамагыз.

Фәүзи Йосыпов, Фәүзи Садри улы Йосыпов (Фаузи Садриевич (Фаузей Садреевич Юсупов Фаузей Садреевич. Милләттәшләр) Юсупов; 1926 елның 16 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Әрә ― 1982 елның 8 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― табиб, травматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы (1973), ТАССР атказанган табибы (1981). В. И. Ленин исемендәге Казан табибларны камилләштерү дәүләт институты профессоры.

Тәрҗемәи хәле 1926 елның 16 октябрендә ТАССРның Зөя кантоны (Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районы Күгеш ) Әрә (Тугай) авылында туган Тугаево. Татарская энциклопедия TATARICA. Чыгышы белән сәүдәгәрләр һәм иганәчеләр Хәлфиннәр нәселеннән: әнисе Хәдичә ― Шакир Хәлфинның оныгы. Шакир Хәлфин — сәнәгатькәр. 1916 елда Николай II дән Бөгелмә―Чаллы тимер юлын салдырырга рөхсәт алган. Ике мәчет төзеткән.

Казан медицина институтын тәмамлаган (1949).

1973 елда «Терәүле спицалар белән компрессия остеосинтезы» () дигән темага медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклаганКомпрессионный остеосинтез спицами с упором. .

Хезмәт юлы 1949 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында эшләгән: 1963 елдан өлкәннәр травматологиясе бүлеге мөдире, 1976 елдан патент белеме һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе, 1979 елдан өлкәннәр травматологиясе бүлеге җитәкчесе. Меңнәрчә кешегә (ш.и. рәссам- Бакый Урманчега (1897―1990)«Этот удивительный доктор Юсупов». Киножурнал На Волге широкой №21 (1981).) сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм иткән.

Хезмәтләре Хезмәтләре сөяк сынуларын терәүле ятакта дәвалау ысулларына карый. Сөяк сынган урыннарны дәвалау буенча Ф. С. Йосыпов буенча хезмәтләре бар: Компрессионный остеосинтез спицами с упорными площадками при косых и винтообразных переломах костей голени. Казань, 1969. О лечении переломов заднего края большеберцовой кости // Ортопедия, травматология и протезирование. 1977. № 5 (автордаш) Биомеханика компрессионного остеосинтеза косого диафизарного перелома двумя спицами с упорами // Труды Свердловского НИИ травматологии и ортопедии. 1978 Юсупов Фаузей Садриевич. Онлайн - энциклопедия Tatarica.

Остеосинтез өчен фиксатор һәм аңа шпонка кертү җайланмасына уйлап табуга патент алган (автордаш)Патент «Фиксатор для остеосинтеза и устройство для введения в него шпонки». НЭБ.

1982 елның 8 апрелендә Казанда каты авырудан соң вафат булганЗөфәр Мөхәммәтшин. Бакый Урманче язмаларында Сарман төбәге. «Безнең мирас», 2025 ел, № 1 (373). – Б.27–31.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1967 ― СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале ― компрессион остеосинтез өчен терәк мәйданлы яңа энә конструкцияләрен эшләгәне өченЙосыпов Фәүзи Садри улы. Татарская энциклопедия TATARICA 1981 ― ТАССР атказанган табибы Шәхси тормышы Кызыксынулары: йөздән артык сортлы 200 төп розадан торучы булдырган һәм сирәк очрый торган күбәләкләр коллекциясе туплаган.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Зөфәр Мөхәммәтшин. Бакый Урманче язмаларында Сарман төбәге. «Безнең мирас», 2025 ел, № 1 (373). – Б.27–31.

Сылтамалар Йосыпов Фәүзи Садри улы. Татарская энциклопедия TATARICA

Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Табиблар Төркем:Профессорлар Төркем:Татарстан АССР атказанган табиблары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар