Нурия Камил кызы Сәйяр (тугандагы исеме Нурия Камил кызы Сәярова; ; 29.08.1952, Солтанай, Барда районы, Пермь өлкәсе, РСФСР, СССР) — татар балалар язучысы, журналист, әкиятчеСказочный мир Нурии., Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2019).Абдулла Алиш исемендәге премия. 2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Шагыйрә Нурия Сәйяргә 70 яшь.
Биографиясе
Нурия Сәйяр 1952 елның 29 августында Пермь өлкәсе Барда районы Солтанай авылында укытучылар гаиләсендә туа. Солтанай сигезъеллык мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын Барда урта мәктәбендә дәвам итеп, 1969 нчы елны Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә.
1975-76 елда Лаеш районының «Кама тамагы» гәзитендә тәрҗемәче булып эшли. 1976 елның июленнән Мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗат йортына методист булып эшкә урнаша. 1982 елны авыл хуҗалыгы институтында ФОП (Иҗтимагый һөнәрләр факультеты) деканы, аннан ТСО (укытуның техник чаралары) кабинеты мөдире булып эшли. 1992 елны Казанның 144-нче мәктәбенә татар теле укытучысы булып эшкә урнаша. Ә бер елдан Н. Сәйяр, шул ук мәктәптә, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.
1998 елдан «Мәдәни җомга» гәзитенең «Икәүдән-икәү» кушымтасына мөхәррире. Ә бу кушымта ябылгач, «Мәдәни җомга» гәзитендә 2008 елга кадәр корреспондент булып эшли.
Гаиләсе Улы Рөстәм, 1978 елгы, килене Алсу, ике оныгы — Кәрим белән Сәйдә.Әкиятче Нурия Сәйяр: «Дәү әтиемне башта атканнар, исән калганын күргәч, яндырып үтергәннәр». Әнисе, Газиз кызы Рәйсә Сәйярова, Солтанай мәктәбендә математика укытучысы, соңрак Барда авылында мәдәният бүлеге мөдире, махсус мәктәп директоры булып эшләгән.
Иҗаты
Беренче «Әти кайтты» дигән хикәясе Барда районының «Таң» исемле район гәзитендә 1968 елның июнь санында басыла.
1980 еллардан алып «Татарстан яшьләре» гәзитендә «Айгөл», «Кунак ашы, кара-каршы», Сөембикә журналында «Телсез кыз», Сабантуй гәзитендә «Сюрприз» хикәясе, «Кунак ашы, кара-каршы», «Телсез кыз», «Чигүче кыз Алтынай» әкиятләре, «Шәһри Казан» гәзитендә «Моң», «Мәдәни җомга» гәзитендә «Ана сөте» хикәясе, «Яшәү тәме», «Болгар кызы Алтын Бөртек», «Энҗебөртек», «Моң», «Китаплар кыйссасы», «Сюрприз» әкиятләре, «Салават күпере» журналында «Бәхет» һәм башка әкият-хикәяләре дөнья күрә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2015) Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2019)
Искәрмәләр
Сылтамалар Нурия Сәйяр. Автор яңалыклары.
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары